Сайтка керү
Яңа кулланмалар
- Физик тәрбия “Хәрәкәтләнү сыйфатын бәяләү шкаласы”
- Аммиак темасына презентация (Химия, 9 кл.)
- Алгебра. ГИАга әзерлек
- Математика. Тест, 4 класс
- Татар теленнән тест (4 класс)
- Дәрес эшкәртмәсе, online һәм демонстрацион презентация, online тест.
- Глагол. Тест, 6 класс
- Процент. Математика, 5 класс
- Татар әдәбияты 5 класс, online тест (Мостай Кәримгә...)
Мәгариф:
Мөмкинлекләр
Cайт географиясе
Яңа кулланучылар
Хәзер сайтта
Онлайн кулланучылар
Һава торышы
Сайтыбызның хөрмәтле кунаклары, безнең яңа сайтыбызга рәхим итегез! Әлеге сайтны сезгә күптәнге танышыгыз Арча муниципаль районы Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе тәкъдим итә.
Халыкара гаилә көне котлы булсын! 15 май 1993 елдан БМОның генераль ассамблеясы карары белән гаилә көне итеп билгеләнгән.
Хөрмәтле әти-әниләр! Балалар! Әби-бабалар!
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә!
Шатлык-куаныч һәм зур бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә гомергә!
Гомер юлларыгыз озын булсын,
Хөрмәтле коллегабыз, башлангыч сыйныфлар укытучысы
чын күңелебездән туган көне белән тәбрик итәбез!
Бөек Җиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне быел 67нче тапкыр бүләк итә...
Җиңү көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояш та.
5 май көнне республика күләмендәге акция кысаларында мәктәбебездә агач утырту көне үткәрдек. Бу көне чыгарылыш класс укучылары аллеясындагы агачларга сулар сибеп, төпләрен йомшарттык. Аннан соң авыл бәйрәмнәре үткәрелә торган болындагы яр буйларына агач утыртырга кузгалдык. Бу тирәләрдә элек утыртылган агачларыбыз да байтак, аларны да тәрбияләп яңа агачлар утыртып кайттык... Тулаем алганда бу көнне әлеге матур чарада Кушлавыч авыл клубы, Тукаевлар музей-йорты хезмәткәрләре дә бик теләп катнаштылар.
Бүген халкыбызның танылган драматургы, прозаигы һәм публицисты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Туфан Габдулла улы Миңнуллин 77 яшендә вафат булды.
Агымдагы елда соңгы 8 ел эчендә бары бер генә Тукай премиясе бирелә. Конкурс комиссиясе 23 апрель көнне җиңүчене билгеләде. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә быел уздырылган конкурста катнашырга теләк белдергән 18 дәгъвачының 13е генә конкурска уза алган иде, 5 эш техник ялгышлар яки конкурс нормаларына туры килмичә төшеп калды.
Сайлап алынган дәгъвачыларны да искә төшереп узыйк:
Арча муниципаль районы "Казан арты" тарих-этнография музее базасында район мәктәпләренең урта сыйныф укучылары арасында "Моңлы сазым" дип исемләнгән әдәби-музыкаль бәйге оештырылды. Бәйгедә мәктәбебездән 8 нче сыйныф укучылары Гарипов Илнур һәм Ахмадуллина Айсылу катнаштылар һәм "Г.Тукай әсәрләрен көйгә салып башкаручылар" секциясендә гран-прига лаек булдылар. Бәйгедә алар "Туган авыл" җырына дуэт башкарды.
Кичә, 22 апрельдә авылыбызга XVIII традицион "Тукай эзләре буйлап" сәяхәте катнашучылары кунакта булдылар. Алар белән "Туган як серләре" тарихи экспедициясе җиңүчеләре дә бар иде. Җитәкчеләр белән 200гә якын укучы Кушлавычка җәяүләп керделәр. Аларны Кушлавыч мәктәбе укучылары ипи-тоз тотып каршы алды, матур җыр, шигырьләр белән сәламләде. Очрашу 50шәр кешелек 4 төркемгә бүленеп дәвам итте.
Сезгә алдагы күп кенә хәбәрләребездән таныш булган, Кушлавыч авыл клубының "Сәйләннәр" милли фольклор төркеменең зур активлыгы, тырышлыклары нәтиҗәсендә авыл клубыбыз дәрәҗәле бүләккә лаек булды. Әлеге төркемнең яшьләр группасы безнең укучыларыбыздан төзелгән булуы безне дә нык шатландырды. Афәрин, егетләр-кызлар!!!
2010нчы елның 1нче сентябреннән бирле Россиякүләм балалар "Ышаныч" телефоны эшли. Халыкара балалар ышаныч телефоны көнен билгеләп үтүгә Россиядә 2009нчы елда кушылдылар. Бу бәйрәм 17нче май көнне билгеләп үтелә. Агымдагы елда әлеге бәйрәм "Авырлыкта да - бергә" девизы астында узачак. Ышаныч телефоны буенча бала аноним рәвештә квалификацияләнгән психологик ярдәм алачак.
Хөрмәтле коллегабыз, инглиз теле укытучысы Хәбибуллина Алинә Александровна дәрәҗәле дипломга лаек булды. Аның сайтыбызда да тәкъдим иткән дәрес үрнәге инглиз теле укытучыларының Бөтенроссия иҗади конкурсында II дәрәҗә дипломга лаек булды. «12.Space-Age.12» конкурсы космонавтика көне уңаеннан оештырылган иде.
Хөрмәтле коллегабыз, рус теле һәм әдәбияты укытучысы
Галиуллина Гөлсинә Габдрәшит кызын
чын күңелебездән туган көне белән тәбрик итәбез!
12нче апрель "Космонавтика көне"
СССРның Югары Советы Президиумының, 1962нче ел 9нчы апрель Указы нигезендә гамәлгә кертелгән. Әлеге уңайдан сезнең игътибарга тәкъдим итәсе язмабыздан кемнәрдер элекке хәтирәләрен яңартыр, кемнәрдер үзенә яңалык та ачар. Чөнки сүзне космоска беренче очкан кешедән түгел, ә элек ачылган темабызны дәвам итеп, беренче космонавт җан ияләреннән үк башладык.
Алдагы шимбәдә мәктәп күләмендә 2011-2012 уку елының чаңгы сезонын йомгаклау ярышлары үткәрелде. Ярышта барлык укучылар бик теләп катнаштылар. Көннең дә матур, салкынча булуы бик уңайлы булды. Чаңгыда йөрү нормативлары буенча абсолют җиңүчеләр булып, кызлар арасында Бузунова Айзилә, егетләр арасында Гарипов Илнур танылдылар. Башкалар да сынатмады, финишка килүчеләр арасында аермалар бик кечкенә иде. Афәрин, егетләр-кызлар!
Ярыштан фотомизгелләр:
- 1
- 2
- 3
- 4
- 5
- киләсе бит ›
- ахыргы бит »


Соңгы фикерләр
2 көн 3 сәгать элек
3 көн 12 сәгать элек
3 көн 20 сәгать элек
3 көн 20 сәгать элек
1 атна 17 сәгать элек
1 атна 3 көн элек
1 атна 3 көн элек
1 атна 3 көн элек
1 атна 3 көн элек
1 атна 6 көн элек