Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит | Блоглар

Гульгена блогы

   Хөрмәтле коллегалар һәм сайтыбыз кунаклары, Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбенең профсоюз оешмасы бүлегенә (блогына) рәхим итегез!

Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбенең профсоюз оешмасы турында кыскача мәгълүмат: Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе укучыларга 2000 елдан алып төпле белем бирә.

     Бүген хөрмәтле җитәкчебезнең Гайнуллин Илгиз Ильяс улының туган көне! Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез!

  

Хөрмәтле, коллегабыз Хабибуллина Алинә, Сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз!!!Сезгә озын гомер, сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гайләгездә тынычлык, иминлек телибез!!!

Котлы булсын,Алинә, туган көнең,
Гел шатланып үтсен көннәрең.
Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр
Якыннарың, барлык дусларың.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.

 Хөрмәтле коллегалар, УКЫТЧЫЛАР көне белән котлыйбыз!!! Сезгә эшегездә зурдан -  зур уңышлар, иҗади усешләр, кырычтай нык  сәламәтлек телибез!!!

Укытучы кеше гыйлем иясе дә,
Әни кебек үзе мөлаем.
Зирәк сүзен кызганмаган
Бу дөньяда бар соң кем тагын?

Укытучы мәңге онытылмый
Хөрмәт-сөю һәрчак саклана.
Укучылар оясына очкан коштай
Вакыт табып сагынып кайталар.

 

http://qushlawich.ru/sites/default/files/images/dosh.jpgХөрмәтле тәрбиячеләребез!

Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада