Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит | Блоглар

Ильфар блогы

Балаларны яклау көнендә    Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз. Балаларыбыз сау-сәламәт булсын, сыйфатлы белем алсын, спорт, иҗат белән шөгыльләнсен, рухи үсеш кичерсен өчен шартлар тудыру безнең төп максатыбыз...

Балаларны яклау көне    Балаларны яклау көне 1950 нче елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм турындагы карар 1949 нчы елның ноябрендә хатын-кызлар Халыкара демократик федерациясе махсус сессиясендә кабул ителгән. БМО әлеге инициативаны хуплап, балаларның хокукын, тормышын, сәламәтлеген саклауны үз эшенең өстенлекле юнәлеше итеп игълан иткән...

Каникуллар көтәбез    Кайсыдыр укучыларның көтеп алган, кемнәрнеңдер "эх, укыр идем әле" дип каршылаган (бармы андыйлар?) каникуллары башланып китәргә дә санаулы көннәр калды. Әлбәттә инде ял күңелле, файдалы һәм әлбәттә куркынычсыз да булырга тиеш! Боларны истә тотып укучыларыбызны җәйге каникул чорында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, инструктажлар үтү эшләре башланып китте. Иң беренче чаралардан "СМС-балалар" хәрәкәте яман гадәтләргә профилактика йөзеннән "Россия - без табака" дигән акция уздырдылар.

ЕГЭ    Белгәнебезчә бүген Бердәм Дәүләт имтиханнарының төп периоды башланды. 11нче сыйныфлар бүген география, информатика һәм ИКТ фәннәреннән сынау узалар. Тик кызганычка каршы бүгенге имтиханнардан алты укучы мобиль телефоннар һәм шпаргалкалар куллану сәбәпле чыгарылып җибәрелгән. Бу турыда Мәгариф һәм фән өлкәсен тикшерү Федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов хәбәр иткән. Бу турыда ул БДИ башлану уңаеннан оештырылган пресс-конференция барышында әйткән.

    Бүген Арча муниципаль районы буенча "Әдәби марафон" булып узды. Әлеге үзенчәлекле чарага  каләм әһелләре Данил Салихов, Камил Кәримов, Рифат Җамал, Хәнәфи Бәдигый, Вакыйф Нуриев, Рифә Рахман, Фирдәүс Зариф, Альберт Гаделшин кайттылар. Район буенча барган әдәбият очрашуы Арча шәһәре 9 балалар бакчасында башланып китте. Кунакларны нәниләр өч телдә "Туган тел" җырын башкарып каршыладылар, Тукай әсәрләренә нигезләнеп әзерләнгән "Әдәплелек дәресе" дә әдипләребезгә бик ошады, шулай ук кунаклар белән бергәләшеп "Бәйрәм бүген" җырын оркестр төзеп тә башкардылар.

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада