Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит | Блоглар

Ильфар блогы

Әлеге теманы Рәсәй күләмендә 2011 ел "Космонавтика елы" булып игълан ителүне истә тотып ачып җибәрәбез. Нәрсәләр беләбез соң без бу турыда? Космоска беренче очкан кеше Юрий Алексеевич Гагарин икәнен беләбез (кемнәрнеңдер бу турыда ишетмәгән булулары да мөмкин). Шулай да космоска очучы беренче җан ияләре булып этләр тора (Белка һәм Стрелканы искә төшерегез). Әйе, космоска очышларны этләрдә сыныйлар.

Әлеге бүлектә үзара ярдәмләшү өчен сорау-җаваплар алмашырбыз.

1. Әлегә: бүген мәктәп зданияләре буенча отчёт җибәрәсе бар. Әлеге документ exel 2010 форматында. Шуңа элекке версияләрдә ачылмаска мөмкин. Шуңа да ярдәм йөзеннән (сораулар буенча) элекке версия форматында урнаштырабыз: Күчермәләп алыргa

2. Яңа соц.челтәр буенча...

3. Соңгы кыңгырау буенча информация...

4. Электр саклау программасы тышлыгы...

Әйдәгез, күбебезгә таныш та булмаган Руткит төшенчәсе турында сөйләшеп китик. "Антивирусым вирус тапты", "антивирус троян тотты" кебек сүзләрне еш ишетәбез. Ә антивирусның руткит тотуы турында кемнәр генә ишеткәне бар икән?

Руткит антивирусларны алдау сәләтенә ия. Шунлыктан аны зыян салучы программалар арасында беренче урынга куярга була. Руткит система һәм антивирус арасында ялган элемтә урнаштыра. Антивирус системаның "яралануын" күрми дә кала.

    Хөрмәтле коллегалар! Белгәнебезчә 20.09.2011 edu.tatar.ru проектында "Моя школа" бүлеге эшләнеп беткән булырга тиеш. Әйдәгез шушында әлеге бүлек буенча, кем нәрсә, ничек эшләгәнне уртага салып сөйләшик. Мәсәлән бездә учебный планнар да сораулар туган иде. Агент аркылы сөйләшеп очына чыга алдык. Бу бүлек бер беребезгә ярдәм итү булып торыр. Аралашып эшлик, языгыз...

    Ниһаять, 1 сентябрьгә интернет челтәренә чыккан сайтыбыз азмы-күпме кунакларга тәкъдим итәрлек дәрәҗәгә җитеп килә. Сайт буенча фикерләрегезне, теләкләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне әлеге биттә көтеп калабыз.

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада