Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит | Блоглар

Ильфар блогы

    Бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган «Хезмәтем, көчем – милләтем өчен» девизы астында дистанцион Россиякүләм «Китапнамә»ләр (ингл. booktrailer) бәйгесе тәмамланды. Кадерле коллегаларыбыз эшләрегез һәркемнеке дә бик тырышып әзерләнгән, матурлар. Шулай да бәйгенең һәрбер жюри әгъзасы иң беренче чиратта аларның бәйгенең рәсми нигезләмәсенә тәңгәлләштереп эшләнүенә игътибар итте.

Кушлавыч музеенда    "Халыкара гаилә көне" уңаеннан Кушлавычтагы Тукаевларның музей-йортында “Кул эшләрендә-күңел җылысы” дип аталган күргәзмә оештырылды.  Әлеге күргәзмәдә авылда яшәп гомер итүче гүзәл, эшлекле ханымнарның кул эшләре урын алды. Катнашучыларның иҗат җимешләреннән оештырылган күргәзмәдә нәрсә генә юк:  вазадагы чәчәкләр - җәй көне өй түрләрендә үсеп утырган чәчәкләрне хәтерләтә иде, кофта, косынка, тапочка, оекбаш һәм бияләйләрдә бер бизәк тә кабатланмаган, һәр кеше үз фантазиясеннән чыгып искиткеч бәйләм өлгеләре иҗат иткән.

Солтан Шигапов белән очрашу    Бүген безнең мәктәбебезгә Казан шәһәре "Халыклар дуслык йорты" хезмәткәре, җырчы һәм төрле уен-коралларында уйнаучы оста Солтан Шигапов килде. Ул укучыларга музыка һәм музыка уен кораллары турында сөйләде. Г.Тукайның иҗатын иске төшерде һәм татар халык көйләрен, Г.Тукайның шигырьләренә язылган җырларны башкарды, төрле халык бию элементларын да күрсәтте.

Арча мәгариф хезмәткәрләре ярышы    Кичә, 15нче май көнне Арча районы мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары әгъзалары арасында җиңел атлетика буенча ярышлар булып узды. Һәр мәктәп, балалар бакчасы, өстәмә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре төрле яшь төркемнәренә бүленеп, төрле дистанцияләргә йөгерү буенча үзләренең көчләрен сынадылар.

    Фотомизгелләр түбәндәрәк.

"Гаилә көне" сыйныф сәгате    Гаиләне дәүләтнең нигезе, диләр. Гаилә нык булса, дәүләт тә нык була. Бүген мәктәбебездә "Халыкара гаилә көне" уңаеннан бердәм сыйныф сәгатьләре узды. Әлеге дәресләрнең төп максаты укучыларда гаилә кыйммәте төшенчәсен формалаштыру; аларга әти-әни, әби-бабай хакын хаклау кирәклеген аңлату; балачактан үзеңне бәхетле гаилә төзергә әзерләргә кирәклеген төшендерү иде. Бүгенге чарада укучыларга үзләренең гаиләләре турында сөйләү, рәсемдә күрсәтү, гаилә темасына багышланган мәкальләр әйтү кебек биремнәр бирелде.

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада