Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит | Блоглар

Ильфар блогы

Кушлавычта Җиңү бәйрәме!    Бөек Җиңү көне! Халкыбыз әлеге данлы көнне быел 72нче тапкыр бәйрәм итә...

    Җиңү көне!

    Халык бәйрәм итә.

    Яз төренгән янар комачка.

    Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,

    Йөз балкытып карый кояш та...

Габделфәт Габделәхәтович    Мәктәбебездә Россия Федерациясе Хәрби-һава көчләренең лаеклы ялдагы өлкән прапорщигы Галимҗанов Габделфәт Габделәхәт улы укучылар белән ачык дәрес үткәрде. Әлеге дәрес "Педагог на все времена" проекты кысаларында оештырылды. Габделфәт Габделәхәтович укучыларны дәрестә авиация өлкәсендә нинди эшчәнлек башкарылуы белән таныштырды, балаларда Туган илгә карата патриотик хисләр тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Укучылар тирән эчтәлекле презентация карап игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Чирмешәндә    Бүген гидрометеорология үзәге Татарстанда һава торышы начараю турында кисәткән иде. Кичкә җил көчәю (урыны белән секундка 18 м.га кадәр), кайбер районнарда яшен булачагы хәбәр ителде... Инде беренче җимерелүләр дә булган. Чирмешән районында җил-давыл йорт түбәләрен алып ташлаган (түбәндәрәк фотолар). МЧС вәкилләре сак булырга, электр баганалары, агач, реклама щитлары яннарында тормаска чакыра. Охшаш һава торышы иртәгә дә сакланачак икән. Температура пәнҗешәмбедән салкынайтырга мөмкинлеге искәртелә.

Туфан Миңнуллин    Туфан Габдулла улы Миңнуллин (1935 елның 25 августы, Олы Мәрәтхуҗа — 2012 елның 2 мае, Казан) — күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче. ТР Дәүләт Шурасы депутаты, Дамир Сираҗиев премиясе, Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Казанның шәрәфле ватандашы. Татар драматургиясен, татар театрын ССРБ халыклары дәрәҗәсенә күтәргән классик драматург.

1 май    Кадерле дуслар, сайтыбызның кулланучылары һәм кунаклары! Сезне 1 май - яз һәм хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәбез. Әлеге көн инде күптәннән илебезгә хезмәт итүче, үз булдыклылыгы белән киләчәкне кайгыртучылар көне булып тора... Һәм без дә сезне язның әлеге матур бәйрәме белән тәбрик итеп һәркайсыбызга эштә уңышлар, яхшы хезмәт хакы, шәп хезмәттәшләр коллективы, гаилә иминлеге һәм ныклы сәламәтлек теләп калабыз! Һәм әлбәттә инде тиешенчә матур яллар да эләксен. Бәйрәм белән дуслар!..

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада