Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит | Блоглар

Ильфар блогы

Ачык ишекләр көне qushlawich.ru    "Казан тимер юл транспорты техникумы" чыгарылыш сыйныф укучыларын үзләренә укырга чакыра. Әлеге техникумга 9 яки 11нче сыйныфлар базасында кабул итәләр, моның белән бәйле рәвештә уку вакытлары төрлечә булачак. Уку йортына имтиханнарсыз, аттестат билгеләре буенча кабул итәләр. Уку чорында армия сафларында хезмәт итүдән кичектерелү каралган. Шулай ук "Казан тимер юл транспорты техникумы"ның рәсми хәбәр итүенчә укып бетерүчеләр 100% эш белән тәэмин ителәләр.

Арча аграр көллиятендә    Арча шәһәрендә урнашкан "Арча аграр профессиональ көллияте"нең 1нче номерлы филиалында ачык ишекләр көне булды. Көллият бу чарага бик ныклап әзерләнгән. Килгән кунакларга, көллият укучылары тарафыннан әзерләнгән, күргәзмә, укытучылар турында, көллияттә нинди профессияләр алып булуы турындагы бик эчтәлекле чыгышлары тәкъдим ителде. Соңыннан барлык кунакларны кайнар аш белән  дә сыйладылар. Мәктәбебезнең 9нчы сыйныф укучылары әлеге чарада актив катнаштылар һәм бик канәгать булдылар.

22 апрель    Кушлавыч авыл клубы бинасында яшьләр өчен "Китапханә төне" акциясе кысаларында Кушлавыч авыл клубы һәм Кушлавыч авыл китапханәсе, Тукаевларның музей-йорты берлегендә экология елы уңаеннан "Яңа караш" темасы астында интеллектуаль ток-шоу үткәрелде. Чара барышында катнашучы яшьләребез дөрестән дә экологик проблемаларны чишүгә, табигатебезгә сакчыл караш булдыруда үзләренең яңача карашлары булуын ачып күрсәттеләр. Экология ул безнең туган йортыбыз, табигатьне чиста тоту безнең төп бурычыбыз дигән нәтиҗә алгы планга куелды. 

 

Кушлавыч музеенда    Паспорт - Россия гражданы булуны дәлилләүче төп документ. Кушлавычтагы Тукаевлар музей-йортында "Музейлар язы" акциясе кысаларында "Я - гражданин России! Мин - Татарстан баласы" дип исемләнгән паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Музей хезмәткәре Ләйлә Мөхәммәтшина укучыларга паспорт тарихы турында мәгълүмат бирде. Укучыларның белемнәрен сынап карау өчен Татарстан символларына кагылышлы викторина үткәрде. Кичәнең ахырында мәктәбебезнең ике укучысына тантаналы рәвештә паспорт һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Филворд чишәбез    Мәктәбебездә татар, рус, инглиз телләре атналыгы дәвам итә һәм кичә укучылар кызыклы филвордлар чиштеләр. Филвордлар әкият геройларына багышланган, ләкин алар гади генә түгел. Укучыларга филвордларны дөрес чишәр өчен башта мәктәптә яшеренгән әкият геройларын табарга кирәк иде. Укучылар бик кызыксынып бу биремнәрне дөрес итеп эшләп килделәр. Һәр филворд та, әкият геройлары буенча биремнәр дә өч телдә эшләнгән иде. Инде атналык тәмамланып килә, бүгенгә яңа биремнәр...

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада