Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player

Министр Арчада    Бүген Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Укытучыларның гамәли киңәшмәләре август уртасыннан ук башланды. Ә бүген йомгаклау конференциясе. Пленар утырышта Татарстан Республикасы премьер министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвапович Фаттахов та катнашты. Ул Арча муниципаль районының кайбер мәктәпләрендә булды, яңа төзелеп килүче Арча 6нчы номерлы мәктәбендә эш торышы белән танышты.  Пленар утырыштан соң капиталь ремонт узган Сеҗе урта мәктәбен ачуда катнашты...

Болгар    Җәйге яллар чорына туры китереп һәм "Рәсәй көне" уңаеннан үзебезгә бүләк ясадык. Барлык укучыларыбыз, мәктәп коллективы, дусларыбызны да дәшеп Болгар шәһәренә сәяхәт кылдык. Юл ерак кебек тоелса да югары комфортлы автобуста баргач арытмады. Әлеге автобусны Арча шәһәре "Боз сарае"ннан арендаладык, әлеге мөмкинлекне тудырган өчен аларның җитәкчелегенә дә зур рәхмәтлебез! Көне дә матур булды, иртәнге 6.00. бик илтифатлы йөртүчебез Илгиз абый автобуны ерак юлга кузгалтты.

Имтиханнарны тапшырып бетердек    9нчы, чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз бүген ахыргы имтиханнарын тапшырып кайттылар. Агымдагы елны һәр укучыбыз дүрт фәннән имтихан тотты: рус теле һәм математика фәннәре мәҗбүри, сайлап алу фәннәре физика (2 укучы), информатика (3 укучы) һәм география фәннәре булды. Апрель азагында ук алар татар теленнән Бердәм Республика тестын уңышлы үткәннәр иде инде. Хәзер менә барлык имтиханнарны тапшырдылар һәм тын да алмыйча эшләр тикшерелеп билгеләр куелганны көтәбез. Яхшы билгеләр алып, мәктәпне уңышлы тәмамлавыгызны телибез кадерле чыгарылышларыбыз!..

Табигатьне саклау    Әйләнә-тирә мохитне саклау, экология торышын яхшырту һәркайсыбызның көндәлек тормышта үз-үзен тотышына бәйләнгән. Җәй – урманнарда, елга һәм күлләр тирәсендә күңел ачу чоры. Яраткан урыннарыбызга килгәч, безнең күпләребез еш кына күңелсез күренешләргә тап була: ваемсыз кешеләр ташлап калдырган буш шешәләр, банкалар, пакетлар һәм башка төрле чүп-чар аунап ята. Безгә, өлкәннәргә, балаларга чүпне космостан килүчеләр түгел, ә безнең кебек үк өлкәннәр һәм балалар калдыруын аңлатырга кирәктер.

Чалгы    Печән өсте башландымы? Юк әлбәттә. Бары тик Кушлавычта барлык мәдәни-мәгариф оешмаларында һәрдаим матурлау, чистарту эшләре бара. Чәчәкләр утырту эшләре тәмамлануга матур гына үсеп чыккан беренче печәнне чабып алабыз. Шулай мәктәп, музей, клуб территорияләре тәртипкә китерелә. Бүген менә клубта элеккечә итеп чалгы белән печән чабып алдык. Беренче вак печәнне чәчеп бетермәс өчен заманча чапкыч кулланмаска тырышабыз. Чалгы чыжылдатып печән чабуы үзенә бер инде ул...

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада