Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит

Кадерле дусларыбыз! Ниһаять чират җитте. Күптән планыбызда булган битне сезнең өчен дә ачабыз. Исеменнән күренгәнчә бу бит, үзенә күрә бер, татарча мультфильмнар һәм аудиокитаплар җыентыгы булып торачак. Инде хәйран гына вакыт компьютерларыбызга материаллар тупладык. Хәзер аларны сезгә дә тәкъдим итәбез. Әлеге битнең ачылу максаты - интернет челтәре киңлекләренә таралган татар телендәге мультфильмнар һәм аудиокитапларны бер урынга туплау. Әлбәттә, сайтыбыз кунаклары һәм кулланучыларының да ярдәме бик шәп булыр иде. Яңа материал күрсәгез әлеге биттә яки электрон почта аша аның кая урнашуын хәбәр итегез. Без аны базабызга урнаштырырбыз (барлык материаллар сайтның үзендә урын алачак, инет челтәрендәге сервисларда түгел). Аралашып эшлик!

Игътибар: Әлеге биттәге материаллар ачык чыганаклардан алына һәм аларның авторлык хокуклары чын хуҗаларыныкы!

Шулай ук сайтыбызга элегрәк урнаштырылган кайбер мультфильмнар һәм аудио фаелларны әлеге битләргә күчеп карап китә аласыз: Шүрәле, Су анасы, җырларга минуслар, Яңа татарча мультфильм

Материалны әзерләп үз базабызга урнаштыру да күп вакыт таләп итүен аңлыйсыздыр. 

Бу биттәге яңалыкларны карап барыгыз!

Әлегә:

Габдулла Тукайның "Сөткә төшкән тычкан" әсәре буенча мультфильм:

 

"Амалька һәм керпеләр":

 

"Аю баласы һәм елгада яшәүче":

Фикерләр

Күчерәбез...

    Кайбер кулланучыларыбызның мәктәпләрдән Ютуб каналындагы видеоларны карап булмавы турындагы хәбәрләре нигезендә үзебезнең хостингта булмаган мультфильмнарны В контакте челтәренә күчерәбез. Белүебезчә мәктәп интернеты әлеге сайтны блокласа да видеоларына "тими"... Әлеге вакытта аз гына югарыда урнашкан "Сабантуй" мультфильмын күчерү бара.

Мда...

    Инде В контакте видеоплееры да ябылган икән...

Почти татарча мультфильм

    "Алдар һәм соры бүре":

"Сабантуй" мультфильмы

Интернет челтәрендә “Сабантуй маҗаралары” ("Приключения Сабантуя") дигән мультфильм дөнья күрде. Мультфильмның идея авторы - Илһам Фазлыәхмәтов. Рус телендә эшләнгән әлеге мультфильм безгә шәхсән ошады, аны сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез:

 

Бүтән татар мультфильмнарыннан аермалы үзенчәлекләре булганга, Intertat.ru газетасы журналистлары Казан егете, “Сабантуй” төбәк хәйрия иҗтимагый фонды җитәкчесе Илһам әфәнде белән элемтәгә чыкканнар...

- Илһам әфәнде, сез - эшмәкәр кеше. Ә ни өчен нәкъ менә мондый проектка алынырга булдыгыз?

- Татарның милли бәйрәме булган Сабан туен республикабызда гына түгел, ә Җир шарының төрле почмакларында яшәүчеләр дә белсен. Татарның шундый үзенчәлекле бренды булырлык чараны башка җирләрдә дә популярлаштыру максатыннан хәйрия иҗтимагый оешмасы төзелде. Үзегез беләсез, елга бер мәртәбә язгы бәйрәм оештырып кына Сабан туена популярлык өстәп булмый. Шуңа күрә аның башка механизмнарын да эзләргә һәм эшләргә кирәк. Менә без шул максаттан мультиклар төшерергә уйладык. Һәр кешенең эчке дөньясы үз милли ихтыяҗларын тоеп яши. Һәм аны тормышка ашырырга омтыла. Ничә гасырлар буе татар бәйрәм итеп килгән чараның бүгенге көнгә кадәр танылган үз логотибы булмау бер мине генә борчымый торгандыр. Татарстанның бренды буларак та популяр булып китә алмый. Чит ил кешеләре андый бәйрәм барын да белми. Безнең проект буенча Сабан туеның үз герое, ягъни уйлап чыгарылган кечкенә малай бар.

Мультфильмның пилот вариантын күргәннәр игътибар иткәндер: ул малай кеше түгел, ләкин кешегә охшаган. Исеме - Сабантуй, малайның колагы, борыны юклыгын сизгәнсездер. Персонажны озак эзләдек, ике ел ярым тирәсе безгә төрле рәссамнар үз вариантларын тәкъдим итте. Ләкин без теләгән вариант һаман юк иде. Шулай да, үзебез теләгәнен эзләп таптык. Аны бер Казан егете тормышка ашырды.

- Мультфильмда Батыр да бар бит әле.

- Әйе, Сабантуй дигән малайга күңелсез булмасын өчен Батырны да кулланырга булдык. Һәр халыкта көчле каһарманнар бар. Сюжет линиясе кызыклы булсын өчен дус кирәк бит. Батырсыз Сабантуй буламыни?!

- Анимация балалар өчен генә түгел, ә өлкәннәр өчен дә кызыклы килеп чыккан.

- Пилот проект әзер булганнан соң, мин аны үземнең биш яшьлек кызыма күрсәттем. Ул бик кызыксынып карады. Дүрт бала атасы буларак балалар психологиясенең профессорына әверелгән инде мин. Аларны нәрсә белән шаккатырасын да чамалыйм, дип уйлыйм. Без проектны Казан мәктәпләренең берсендә дә тәкъдим иттек. Балаларның реакциясен күзәтү шулай ук кызыклы тоелды. Алар кайбер җирдә шаркылдап көлә, кайберендә тын да алмый Батырны күзәтә, үзләрен мультик геройлары янындагы кебек хис итә башлый. Менә шул күренеш безнең хезмәт нәтиҗәседер дип уйлыйм. Башкарган эшең бүтәннәрдә кызыксыну уята икән, димәк син теләгеңә ирешәсең дигән сүз.

- Сабантуй малай Татарстанда эшләнгән башка анимация хезмәтләреннән аерылып тора. Казанлылар мондый мультик төшерә алмас иде, дигән фикерләрне дә укыдык...

- Хезмәтнең төп өлеше Казанда минем шәхси офисымда эшләнде. Без төрле шәһәрләрдән ЗD мультфильмы белгечләрен чакырдык. Новосибирск, Украина, Мәскәүдән үз эшенең осталары килде. Һәрберсе үз вазифасын башкарды. Минималь көч түгеп, пилот вариантны эшләдек. Бу сериал тулы көчкә эшләп китсә, безнең Зөя утравы, Изге Болгар җирләре, Казан Кремле, Универсиада белән таныштыру сценарийлары әзер инде.

Сабантуй - тылсымлы малай, аны бит Батыр чүлмәктән табып алды. Әнә шул чүлмәк ярдәмендә ул төрле җирләргә сәяхәт кыла. Мәсәлән, икенче сериядә Батыр күңелсезләнә башлый. “Борынгы заманнарда шундый көчле баһадирлар булган, мин аларның кисеп ташлаган тырнагына да тормыйм”, ди. Ә Сабантуй: “Әйдә, үткән заманга барабыз”, - дип чүлмәккә кереп китә, үзе белән Батырны да ияртә. Шулай итеп алар XIV гасырдагы борынгы Болгар җирендә пәйдa булалар. Монда инде без борынгы архитектура, киемнәр, көнкүрешне тасвирлыйбыз. Болар барысы да ЗD форматында килеп чыга. Ләкин бу проектны тулысынча тормышка ашыру өчен безгә хөкүмәт ярдәме кирәк.

- Тарих - бик нечкә тема. Анда зур белгечләрнең дә киңәше кирәк булачактыр бит?

- Без, әлбәттә, коры тарихка гына тукталмыйбыз. Ул очракта нәни тамашачыларга кызыклы булмавы да бик ихтимал. Төп концепция итеп маҗараларны алабыз. Ә инде аңа төп даталарны беркетәбез. Шул чордагы хан, аның кызы чагылыш табачак. Татар тарихын танытуда да без тәкдим иткән алым иң үтемлесе, дип саныйм.

- Пилот варианты рус телендә эшләнгән. Шулай да, халык мәхәббәтен казанган Равил Шәрәфиевның тавышын ишетү мультфильмга татарча аһәң өсти. Үзегез ничек уйлыйсыз?

- Минем уйлавымча, Равил абыйның кадр артындагы тавышы бик уңышлы килеп чыкты. Без ул тавышны шулай ук озак эзләдек. Нәкъ менә күңелгә ятышлы җиңелчә татар акценты кирәклеген алдан уйлап эш иттек. Киң экраннарга чыгарганда геройларыбыз инглиз һәм, әлбәттә инде, татар телендә дә сөйләшәчәк.

- “Сабантуй маҗаралары”ндагы герой киемнәрендә милли нәкышьләр түгел. Тәрәзә кашагаларын да татарныкы дип булмый. Сез аларны үзгәртәчәксезме?

- Әлбәттә, без бу кимчелекләребезне үзебез дә беләбез. Тик, кабатлап әйтәм, бу пилот вариант кына. Киләсендә барысы да үзебезнеке булачак. ЗD вариантта эшләнгән һәр деталь зур чыгымнар сорый. Ә инде алга таба без костюмнар буенча да белгечләр белән эшләячәкбез.

- Сезнең проект хөкүмәт җитәкчеләре һәм Мәдәният министрлыгы яклавын тапса, әзер продукциягезне киң тамашачыга ничек тәкъдим итәчәксез?

- Алла боерса, мөмкин булган бөтен чараларны да кулланырга уйлыйбыз. Әлбәттә инде, Интернет киңлекләрендә урын алыр дип беләм. Бернинди коммерция максатларын алга куймыйбыз. Безнең максат фәкать Сабан туе бәйрәмен таныту. Үзегез беләсез: анимация белән акча эшләп булмый. Әле кино белән бер хәер, чөнки аны прокатка чыгарырга мөмкин. Ә балалар өчен эшләнгән мультиклар иҗатын хөкүмәт ярдәменнән башка тормышка ашырып булмый дип саныйбыз.

- Без күргән вариант 5-6 минутлык, ә киләчктә алар ничегрәк булыр икән?

- Алдагы серияләрне без 15-20 минутлык итеп эшләргә ниятләп торабыз. Бездә фәкать үз эшен яратып башкаручылар гына хезмәт куя. Сценарийлар мавыктыргыч итеп языла. Татар халык көйләрен дә бик оста файдаланабыз. Сабан туе бәйрәме хакындагы сериал да киләчәктә 15-20 минутлык булачак. Сабан туенда оештырыла торган уеннар турында тагын да тәфсилләбрәк күрсәтәчәкбез. Гармун моңнары да мулрак яңгыраш табачак.

Чыганак:  Intertat.ru

 

Ана- шәфкать диңгезе !!!!

 Кадерле укучылар, әйдәгез, һәрчак әниләргә мәрхәмәтле булыйк. Җәннәт бит аналарның аяк астында. Аналарның хакын хаклыйк, иманлы булыйк, әти-бабаларыбыз нигезен, гореф-гадәтләрне, бабаларыбыздан килгән йолаларны онытмыйк.

"Өч кыз" (аудио әкият)

Татар халык әкияте "Өч кыз":

Мультка фикер)))))

Дөрестән дә, кыю мәче әйткәнчә, иң кыен, иң авыр хәлдән дә чыгу юлын табып була, ләкин.....бик озак көтәргә һәм түземле булырга кирәк шул))))) Һәрбер авырлыктан соң җиңеллек килер дигән бит Ходай Тәгалә дә))))

Дөрес!!!

Бик дөрес фикер әйттен син, Гөлсинә!!!

Кыю мәче (татарча мульт)

"Кыю мәче"

Тагын яңа татарча мульт...

Екатеринбург осталарының «У лукоморья…» дигән кыска метражлы мультфильмын карап киткән идек инде (Төрлесеннән бүлеге: Яңа татарча мультфильм). Алардан тагын бер яңа татарча мультфильм: "Светофор"

рәхмәт!

Балалар бик яратып карыйлар, рәхмәт!

"Чукмар белән Тукмар" (аудио)

Абдулла Алиш. "Чукмар белән Тукмар" әкияте. Хәлим Җәләев укый:

 

Яшәгән ди фикерләр (мульт)

"Яшәгән ди фикерләр"

"Камыр батыр" (аудио)

"Камыр батыр" татар халык әкияте. Хәлим Җәләев укый:

 

"Кем көчле?" (аудио)

Абдулла Алиш. "Кем көчле?" әкияте. Хәлим Җәләев укый:

 

"Кышкы кич" (мультфильм)

Г.Тукай "Кышкы кич"

ШӘӘӘӘӘӘӘӘП))))))

Бигрәк матур эшләнгән...мәгънәле мульт)))))))

Рәхмәт! Рәхмәт! "Су анасы"

Рәхмәт! Рәхмәт!
"Су анасы" балетыннан өзек тә булмас микән?

Тырышырбыз

Әлегә генә үзебездә юк. Табарга тырышырбыз. yes

"Шаян песи"

Г.Тукай "Шаян песи":

"Иртә" (мультфильм)

Г.Тукай "Иртә":

"Гөлчәчәк" (аудио)

"Гөлчәчәк" татар халык әкияте. Г.Камал театры артистлары укый:

 

Эш беткәч уйнарга ярый (мульт)

Г.Тукай "Эш беткәч уйнарга ярый"

Аudio әкият

Г.Тукай "Шүрәле" әкияте. Ирек Баһманов укый:

 

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада