Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит | Блоглар | Гульгена's blog

   Хөрмәтле коллегалар һәм сайтыбыз кунаклары, Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбенең профсоюз оешмасы бүлегенә (блогына) рәхим итегез!

Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбенең профсоюз оешмасы турында кыскача мәгълүмат: Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе укучыларга 2000 елдан алып төпле белем бирә.

Хәзерге вакытта мәктәптә барлыгы 17 хезмәткәр бар. Барысы да профсоюз әгъзалары. Оешмада 11 укытучы, 4 техник хезмәткәр, 1 тәрбияче ("Карлыгач" балалар бакчасы) һәм 1 повар исәптә тора.

2008 елдан Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбендә профком рәисе вазыйфаларын мин, Гыймадиева Гөлгенә Нурулла кызы, башкарам. Мин 1983 елның 20 июлендә Арча районында тудым.1999 елны Арча 2нче номерлы мәктәбен классны бетереп Арча педагогия көллиятенең чит телләр һәм башлангыч класслар укытучысы бүлегенә укырга кердем. 2004 елда аны уңышлы тәмамлап, Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә урнаштым. Шул ук елныТГГПУга чит телләр бүлегенә укырга кердем. Хәзерге вакытта югары белемем бар.

Әлеге бүлекне хезмәттәшләр белән аралашып, белем алмашып эшләү өчен ачып җибәрәбез. Бу бүлектә (блогта) үзебезнең эшчәнлекне сезнең игътибарыгыгзга тәкъдим итеп барырбыз. Үзегезнең тәкъдимнәрегезне, сорау һәм фикерләрегезне, кызыксындырган темагызга язып калдыра алачаксыз. Аралашып эшлик!

Профсоюз эшчәнлеге буенча күп кенә өстәмә мәгълүматны Арча муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы сайтында да таба аласыз: arskspo.ucoz.ru

P.S. Безнең профсоюз бүлегенә сайттагы менюдан Профком төймәсе аркылы да керергә була. Барлык хәбәрләр дә төп биткә чыкмаганлыктан әлеге бүлек яңалыклары белән шул пункт аркылы танышып бара аласыз.

Фикерләр

Уңышлар

    Яңартылган Профком бүлегенә уңышлар теләп калабыз. Яңа профком рәисебезнең шәхси блогындагы яңалыклар белән танышып барырга чакырабыз...

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада