Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит
warning: Creating default object from empty value in /home/qushlawi/public_html/modules/gallery_assist_lightboxes/gallery_assist_lightboxes_display.inc on line 59.

Фикерләр

Музейда дәресләр...

    ...Г. Тукайның "Исемдә калганнар" әсәре язылуга 105 ел тулу уңаеннан һәм татар әдәбияты дәресләрен тагы да җанландырып җибәрү максатыннан Тукаевларның Кушлавычтагы "Музей-йорты"нда дәресләр оештырылды . Зәкия Рәсүлованың "Тукай эзләреннән" китабы чыкканга 30 ел тулу уңаеннан да әзерләнгән әлеге чаралар бик эчтәлекле узды...

Тукай туган көн!

    Бөек татар шагыйре нәкъ 127 ел элек шушы көнне дөньяга килгән! Әлеге истәлекле бәйрәм уңаеннан  авылыбыздагы Тукай һәйкәле янында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Укучыларыбыз Тукай әсәрләрен укыдылар, җырларын җырладылар...

    Ә иртәгә авылыбызга танылган шагыйрь-язучылар, сәнгать әһелләре дә килү көтелә. Әлеге очрашуны аерым темада ачарбыз.

Шагыйрьләр күп,
Халык барсының да
Телдә йөртәмени шигырен?
Бөеклекнең сере нәрсәдә соң,
Ни билгели шагыйрь гомерен?
Кемнәр белми:
Өч дистәсен Тукай
Тутырмыйча дөнья куйганын;
Күңеленә җыеп халык моңын,
Үпкәсенә — дөнья тузанын.
Әзмәверләр күтәралмас йөкне
Чирек үпкә белән күтәреп,
Алга барган Тукай, милләтләрне
Тәрәккыйгә табан этәреп.
Илаһи моң булып шагыйрь гомере
Яңгырап тора шушы көнгәчә.
Ак сакаллы картлар яшь Тукайга:
— Остазыбыз! — диеп эндәшә.
Бөеклекнең сере яшьтәмени?!
Сере нидә — сора халыктан:
Шагыйрьләре белән авырган ул,
Шигырьләрен укып савыккан!

Г.ТУКАЙ ТУГАН КӨН

Хак Тәгалә әмере белән

Җиргә Раушан йолдыз иңде,

Бу сәгатьтә - Кушлавычта

Дөньяга бер шагыйрь килде…

Нәкъ 126 ел элек, шушы көндә авылыбызда Г.Тукай дөньяга килә... 27 ел гына яшәгән шагыйрь, шушы кыска гына гомере эчендә никадәр күп мирас калдырган...

Бәйрәм белән дуслар!!!

Тукай әсәрләре буенча...

Уйлаша торгач әлеге темага Тукай әсәрләре буенча мультфильмнар да урнаштырырга булдык әле. Әлбәттә аларны интернет челтәрендә дә, безнең элекке сайтыбызда (koshlaush.ucoz.kz) да эзләп табарга була. Әмма әлеге темага эләккәнсез икән, аларны монда ук карап китү уңайлырак булыр дип уйлыйбыз. Рәхим итеп татарча мультфильмнар карагыз! (әлеге мультфильмнарны музеебызга килгән кунаклар интерактив залда яхшы форматта карый ала)

Cу анасы:

Шүрәле (I кисәк):

Шүрәле (II кисәк):

Тукай әсәрләре буенча audio...

Элекке сайттан кабатлану булса да (rania.ucoz.com) сайтыбызга аудио фаеллар (җырлау өчен минуслар) урнаштыруны да кирәк таптык. Сайтның төп Adminы әйткәнчә "аларны монда ук карап китү уңайлырак булыр". Элекке сайт чатында кулланучыларыбыз әлеге әсәрләрне сораганнар иде, рәхим итеп тыңлап карагыз һәм күчермәләгез:

"Туган тел"не күчермәләү

"Туган авыл"ны күчермәләү

"Тәфтиләү"не күчермәләү

"Тәфтиләү"нең курай вариантын күчермәләү

! 16.11.2011 - әлеге датадан барлык видео һәм аудио фаеллар аерым каталогка урнаштырып барыла. Рәхим итегез: Татарча мультфильмнар һәм аудиокитаплар !

Исэнмесез.

Кабат музей буйлап йоргэндэй булдым. Сез гел янарышта.

Фотолар

Фотоларны карага өлгереп булмый, автомат рәвештә ябыла.

Туктатыгыз

    Фотоларның алмашуын туктатып карагыз. Игътибар итсәгез фотолар күрсәтү фонында уң як аскы почмакта Х һәм ике сызыклы пауза билгесе бар. Шуңа басып фотоларның автомат алмашуын туктатасыз һәм фото өстенә күрсәткечне китергәч чыгучы уклар белән алга яки артка фотоларны үзегез күчереп барасыз. Нәкъ гади магнитофон: пауза, пуск, перемотка гына монда...

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада