Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит

Илһамият бәйгесе логотибы     9нчы апрель көнне Казан Дәүләт мәдәният институтында бөек шагыйребез Г.Тукайга һәм татар театрына нигез салучы Г.Кариевка 130 ел тулу уңаеннан укучылар һәм студентлар арасында, республикакүләм "Илһамият" сәнгатьле сөйләм бәйгесе узды. Бәйгедә катнашырга теләк белдереп йөздән артык гариза килгән булган һәм конкурсантлар институтның ике залын тутырып 4 номинациядә көч сынаштылар. Кайсы яшь номинациясендә булуга карамастан, укучылар үзләренең сәнгать дәрәҗәсен югары дәрәҗәдә күрсәтә алдылар.

    Чыгышлар тәмамланып жюри җиңүчеләрне билгеләгәннән соң ук укучылар янә зур залга җыелдылар. Бу юлы инде - бүләкләү тантанасына.

    Безнең укучыбыз катнашкан уртанчылар төркемендә беренчелекне инде күпләргә таныш булган (ТНВ каналы буенча) Энҗе Әхмәтҗанова (Казан шәһәре, 111 нче мәктәп) яулады. Ул "Карт артист" дип исемләнгән шигырен искиткеч оста башкара алды. 6нчы сыйныф укучыбыз Рөстәм Бикчәнтәев "Теләнче" шигырень бик матур башкарып мактау баскычының 3нче урынын яулады. Аны чын күңелдән әлеге уңышы белән тәбрик итәбез!..

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада