Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит | Блоглар | Гимадиева Гульгена Нурулловна's blog

   Хөрмәтле коллегабыз Бикчәнтәева Нурзилә Рафаэль кызының туган көне! Аны чын күңелебездән гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез!

     Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр сезнең күңелегезне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сезгә. Бөтен гомерегезне, кечегезне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегегез, ихласлыгыгыз, ягымлылыгыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сезгә! 

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

Өлеш чыксын сезгә мул гына.

Без телибез сезгә ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына.

Бәйрәмегезнең матур хатирәсе

Күңелегездә калсын уелып.

Тәбриклибез сезне чын күңелдән,

Барыбыз да бергә җыелып.

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада