Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит | Блоглар | Гимадиева Гульгена Нурулловна's blog

 8 нче март- халыкара хатын-кызлар көне!

Бәйрәмнең тарихы 1857 нче елдан башлана. Ул вакытта Нью- Йорк тегүчеләре кечкенә хезмәт хакына канәгатьсезлек белдергән. Нәкъ 8 нче март көнне шәһәрдә массакүләм демонстрациягә чыгалар. Әлеге көнне рәсми төстә бәйрәм итүгә исә Германия революционеры Клара Цеткин сәбәпче. Россиядә 1965 нче елдан 8 нче март рәсми төстә ял көне. Элекеге союздаш республикаларда исә бәйрәм башка төсмер дә алды. Әйтик, Үзбәкстанда ул әниләр көне булып санала. Әрмәнстанда мондый бәйрәм өчен 7 нче апрельне сайлаганнар.

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

 Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Бу бәйрәм сезгэ тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшэгез. Бәйрәм белэн сезне!!!

Котлы булсын 8 март!

Юлыгызга гөлләр сибелсен

Март аеның саф җиллэре сезгә

Бәхет-шатлык кына китерсен!

Күңел түрегездә һичкайчан

Март кояшы сүнмәсен

Бәхетле язмыш йолдызы

Гомер буе китмәсен!!!

 Кешелекнең иң мөләем затлары- гүзәллеккә, чибәрлеккә, мәрхәмәтлелеккә, туземлеккә, дөньяда тиңнәре булмаган гүзәл, сөйкемле хатын-кызларыбызның олы бәйрәме- 8 нче март- иң олы, иң затлы бәйрәмнәребезнең берсе. Хөрмәтле хатын-кызлар, әниләр!!! Сезнең барыгызны да шушы күркәм, язның беренче бәйрәме белән котлыйбыз!!! Сезгә ныклы сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар. күңел тынычлыгы, гаилә тигезлеге һәм матур киләчәк телибез. Һэр аткан таң сезгә бәхет китерсен!!!

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада