Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит | Блоглар | Ильфар's blog

    Татар интернетын үстерү фонды, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениеләре Бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган «Хезмәтем, көчем – милләтем өчен» девизы астында дистанцион Россиякүләм «Китапнамә»ләр (ингл. booktrailer) бәйгесе үткәрә!..

    Бәйгедә өстәмә белем бирү учреждениеләре, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, башлангыч, төп һәм урта мәктәп, сәнгать һәм спорт мәктәпләре, махсус (коррекцион) мәктәп укытучылары катнаша ала. Бәйгенең җиңүчеләре генә түгел, барлык катнашучылар да махсус катнашучы дипломнары белән бүләкләнәчәк.

    Бәйгегә эшләр түбәндәге 5 юнәлеш буенча әзерләнә ала:

    1. өстәмә, мәктәпкәчә белем бирү (гомуми);

    2. башлангыч сыйныфлар (гомуми);

    3. гуманитар фәннәр (татар теле, татар әдәбияты, рус теле, рус әдәбияты, чит телләр, тарих, җәмгыять белеме);

    4. төгәл фәннәр (математика, информатика, физика, химия, биология, география, технология);

    5. сәнгать һәм тәрбия фәннәре (музыка, рәсем сәнгате, физик тәрбия, ТИН).

    Эшләр 17 апрельдән 30 апрельгә кадәр (30 апрель 23.59 сәг.) кабул ителә. Нәтиҗәләр 1-6 май көннәре эчендә игълан ителә.

    Бәйгенең тулы, күргәзмә үрнәкләр белән әзерләнгән нигезләмәсен ачарга.

 

    Tatar internetın üsterü fondı, Tatarstan Respublikası Arça munitsipal’ rayonı başkarma qömitetınıñ “Mäğärif idaräse” munitsipal’ uçrejdeniese, Tatarstan Respublikası Arça munitsipal’ rayonınıñ «Quşlawıç töp ğömumi belem mäktäbe» munitsipal’ byudjet ğömumi belem uçrejdenieläre Böyek tatar şağeyre G.Tuqaynıñ tuuına 131 yıl tuluğa bağışlanğan «Xezmätem, köçem – millätem öçen» dewizı astında distansion Rossiäküläm «Kitapnamä»lär (ingl. booktrailer) bäygese ütkärä!..

    Bäygedä östämä belem birü uçrejdenieläre, mäktäpkäçä belem birü uçrejdenieläre, başlanğıç, töp häm urta mäktäp, sänğät häm sport mäktäpläre, maxsus (korreksion) mäktäp uqıtuçıları qatnaşa ala. Bäygeneñ ciñüçeläre genä tügel, barlıq qatnaşuçılar da maxsus qatnaşuçı diplomnarı belän büläklänäçäk.

    Bäygegä eşlär tübändäge 5 yünäleş buyınça äzerlänä ala:

    1. östämä, mäktäpkäçä belem birü (ğömumi);

    2. başlanğıç sıynıflar (ğömumi);

    3. ğümanitar fännär (tatar tele, tatar ädäbiätı, rus tele, rus ädäbiätı, çit tellär, tarix, cämğeyät beleme);

    4. tögäl fännär (matematika, informatika, fizika, ximiä, biologiä, geoğrafiä, texnologiä);

    5. sänğät häm tärbiä fännäre (muzıqa, räsem sänğäte, fizik tärbiä, TİN).

    Eşlär 17 apreldän 30 aprelgä qadär (30 aprel 23.59 säg.) qabul itelä. Näticälär 1-6 may könnäre eçendä iğlan itelä.

    Bäygeneñ tulı, kürgäzmä ürnäklär belän äzerlängän nigezlämäsen açarğa.

 

Фикерләр

Карап барыгыз...

    Бәйге нәтиҗәләре иртәгә-берсекөнгә рәсми төстә игълан ителәчәк!

Уңышлар телибез!

Хөрмәтле катнашучылар!
 
Бәйгедә катнашуыгыз белән барыгызны да чын күңелдән котлыйбыз! Китапнамәләр бәйгесенә килгән эшләрне гадел бәяләрбез, якын көннәрдә җиңүчеләр билгеле булыр, дип ышанып калабыз.
 
Кызганычка каршы, кайбер укытучылар һәм укучылар бәйгегә эшләрне вакытында юлламадылар һәм әлеге бәйгедә катнаша алмыйлар. Конкурска килеп ирешкән 86 эштән кала башка эшләр жюри тарафыннан каралмаячак һәм бәяләнмәчәк.
 
Татнетны үстерү фонды тарафыннан һәм Белем.ру порталында бәйгеләр еш булып тора. Сезне башка бәйгеләребездә күрергә шат булырбыз.
 
Ихтирам белән, Татнетны үстерү фонды җитәкчесе Раил Гатауллин

Бәйге шартларын бозмагыз!

    Хөрмәтле коллегалар! Бәйге барышында һәркайсыгызга уңай карашта булдык. Кайсы гына конкурсны алсаң да нигезләмәгә туры килмәгән эшләргә аңлатма биреп, төзәтергә өйрәтеп ярдәм иткән кабул итү комиссиясен күрмәссез. Сүз әлбәттә барлык эшләр турында бармый. Коллегаларга уңайлырак булсын дип бәйгенең срогы да озайтылды. Тик! Әлегә кадәр, рәсми игъланнарга да карамастан я почтабызга, яки ниндидер башка каналлар аркылы бәйгегә эшләрен тәкъдим итүдән туктамаучылар бар. Бәйгенең жюри комиссиясе күп төрле кешеләрдән тора, зинһар дуслар һәм танышларыгыз булса да аларга да үпкәләп йөрмәгез, бәйге нигезләмәсеннән бернинди читләшү була алмый! Инде эшләрне кабул итү рәсми төгәлләнүгә дә карамастан төрле каналлар аркылы, бу белдерү басылганнан соң да, диплом кирәккә генә дип эшләр "төртергә" маташучыларны бәйгенең әлеге рәсми битендә һәм Белем.ру порталында ачык төстә исемләп язып чыгачакбыз! Адекват һәм объектив булыйк хөрмәтле коллегалар, бәйге дөрес барырга тиеш!..

Бәйге эшләрен бәяләү бара.

    Хөрмәтле катнашучыларыбыз! Сайтыбызның бәйге битенең ачылып карау тарихына күз салуга барыгызның да түземсезләнеп яңалыклар көткәнегезне аңларга була. Конкурсыбызга барлыгы 86 эш кабул ителде. Рекордны татар әдәбияты буенча әзерләнгән китапнамәләр яулый. Алар барысы 42 эш! Алар арасында Пенза өлкәсеннән үк килгән эшләр дә бар. Шатланып шуны әйтә алабыз, башка бүлекләргә дә башта аптырап калучылар булуга карамастан үз фәннәренә туры китереп "Китапнамә"ләр әзерләүче укытучылар күп...

    Хәзергесе вакытта барлык 86 эш тә жюри членнары тарафыннан махсус бәяләмә буенча аерым-аерым карала. Һәр жюри әгъзасы күмәк утырышта һәр эшкә балларын тәкъдим итеп гомуми баллар ачыкланачак...

    Кадерле коллегаларыбыз эшләрегез һәркемнеке дә бик тырышып әзерләнгән, матурлар. Шулай да иң беренче чиратта аларның бәйгенең рәсми нигезләмәсенә тәңгәлләштереп эшләнүенә игътибар ителәчәк.

    Кыскача гына әйткәндә жюри членнары әлеге вакытта һәр эшкә аерым төстә түбәндәге критерийлар буенча 5 баллы системада бәяләү алып баралар:

     - Бәйгенең номинацияләренә һәм сайланган предметка туры килүе;

     - Эчтәлеге, сайланган теманы ачып аның белән кызыксындыра алуы;

     - Нигезләмә буенча MP4 форматына яраклаштырылган булуы;

     - Видеоның сыйфатлы булуы, әмма күләме белән 100 Мбтан артмавы;;

     - Вакыты буенча 3 минут кысаларында булуы;

     - Китапнамәнең татар телендә әзерләнүе;

     - Китапнамәне әзерләү өчен кулланылган материалларның оригиналь булуы;

     - Китапнамәнең программ бизәлеше, техник чаралары. Монда логотип, нинди аудитория өчен булуын күрсәтүче билгеләр урнаштырылуы, чит авторларның материаллары күрсәтелүе, һәм РФ, ТР кануннарын бозмавы 0,5 әр балл өсти;

    Һәм килешенгәнчә өстәмә пункт: беренчел нигезләмә буенча кабул ителгән эшләр бәйгенең вакыты озайтылгач кабул ителгән эшләргә караганда өстәмә өстенлеккә ия (1 балл).

    Әлегә менә шундый эшчәнлек бара. Яңалыкларны карап барыгыз (яңа комментарийлар өстәлсә сайтыбызның уң як блогында да күренеп бара). 

Бәйгегә эшләр кабул итү тәмам

    Бәйгебезгә эшләр кабул итү тәмамланды! Яңалыклар, фикерләрне шушы биттә язарбыз. Эшләре кабул ителгән конкурсантларыбызны инде котлый алабыз. Жюрига алдан хәбәр иткәнебезчә кимендә 1 атна вакыт кирәк булачак. Бәйгенең эшләрне кабул итү срогы озайтылуны исәпкә алып, нәтиҗәләр чыгару 5нче майдан исәпләнеп 1 атна тирәсендә башкарылачак. Безнең белән булыгыз! Бәйге барышында туган фикерләр, киңәшләребезне дә моннан карап барыгыз. Уңышлар һәркемгә!..

Бәйге тәмамланып килә...

    Бәйгегә эшләр кабул итүнең 3 сәгате калып бара! Әлегесе минутларга барлыгы 80 тирәсе эш кабул ителде.

Бәйгенең рәсми интернет битләре

    Бәйгенең информацион партнёрлардан тыш ике тигез хокуклы рәсми интернет бите эшли. Барлык сораулар, фикерләр бары тик шушы битләрдә генә кабул ителә!

    - qushlawich.ru сайтының агымдагы бите;

    - belem.ru сайтының конкурс бите.

!!! Бәйге буенча сорау-җавап !!!

    Бәйге буенча беренче сорау килеп иреште. Җавап бирәбез: эшләр бары тик бер автор тарафыннан гына башкарылган булырга тиеш! Күмәк эшләр кабул ителми.

    Шушы язма астындагы хәбәрләр тармагы бәйгенең фикерләшү бүлеге булып тора. Барлык яңалыклар, тәкъдимнәр һәм фикерләрне шушында язабыз. Соңгы язылган комментарий нәкъ менә бу хәбәр астында булачак. Элегрәк язылганнары аскарак төшә бара...

Игътибар! Рәсми игълан.

    Хөрмәтле коллегалар! Бәйгебезнең электрон почтасына эшләр белән беррәттән бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Моны истә тотып, жюри комиссиясе киңәшмәсендә мәгариф хезмәткәрләре эшчәнлегенә уңай йогынты булсын өчен берничә махсус карар кабул ителде:

    1. Укытучы җитәкчелегендә укучысы тарафыннан эшләнгән "Китапнамә"ләрне нигезләмәдә күрсәтелгән юнәлешләр һәм предметлар буенча кабул итәргә. Диплом алдан әйтелгәнчә укытучы исеменә генә бирелә!

    2. Күп дигәндә ике укытучы катнашында эшләнгән "Китапнамә"ләрне шулай ук кабул итәргә. Диплом алдан әйтелгәнчә төп эшне башкарган укытучы (1) исеменә генә бирелә!

    3. Мәгариф хезмәткәрләренең күпсанлы сораулары буенча бәйгегә эшләрне кабул итүне 3нче майга кадар озайтырга (03.05.2017 23.59.).

    4. Урыннар билгеләү барышында беренчел нигезләмә буенча кабул ителгән эшләр әлеге өстәмә карарлар буенча (1-3нче пунктлар) кабул ителгән эшләргә караганда өстенлеккә ия! Эшләр сигез критерий буенча бәяләнә һәм бер критерий нәкъ менә эшнең беренчел нигезләмә таләпләре буенча эшләнүе.

Бер көн

    Бәйгегә эшләр кабул итүнең бер көне калып бара. Бүген почтага килгән барлык эшләрне дә карап чыктык. Ачылмаган хат әлегә калмады. Төзәтергә кирәк булган, яки кабул ителми торган эш авторларына гына хат язып салынды. Эшләрегез өчен борчылып тормагыз :)

Бәйгенең иң уңдырышлы көне!

    Бүген бәйгенең иң уңдырышлы көне! Почта әрҗәбезгә күп кенә эшләр килде. Аларны "Тукай көннәре"без булу сәбәпле ачып өлгерә алмадык. Катнашучылар борчылыша күрмәгез. Һәрбер эшне үзебезгә йөкләп, махсус папкаларга тәртипләп саклыйбыз. Шәхсән җавап биреп бетерә алмабыз (хатыгыз килү турында автомат хатны алгансыздыр), яңалыкларны рәсми интернет битләребездән карап барыгыз yes

Эшләр килә...

    Бүген бәйгенең уңдырышлы көннәреннән берсе булды. Күп кенә эшләр килде. Кызганычка каршы кайберләрен төзәтеп бетерергә кире дә борасы булды. Шулай да Актаныш, Әгерҗе, Норлат районнарының активлыгын аерым билгеләп үтәсебез килә!..

Бүләкләр шәп! Рәхим итегез!

    Кадерле дусларыбыз! Конкурс нигезләмәсендә әйтелгән бүләкләр мәсәләсе хәл ителеп бетте. Алар сезне көтә. Бәйгебезгә рәхим итегез! Бүләкләрне әлбәттә компьютер, ноутбук белән эшләгәндә кирәкле булсын дип сайладык. Болар биииик яхшы гына тавыш көчәйткеч система, музыкаль треклар яздырып аңа куеп уйнатып та булсынга 8 ГБлы флешка (системада килеш сыну куркынычы булмасын өчен кыска вариант)...

    Гран-При иясенә нәкъ шуларга өстәлеп тагын бер, көндәлек эшчәнлегебездә кирәк булган бүләк.

    Эшләр акрынлап килә, кайберләрен авторлар белән төзәтәбез, кайсын ничек дигәндәй (безнең бит әле тагын бер максатыбыз мондый эшкә тотынырга куркып торучыларны өйрәтеп җибәрү дә). Ә бүләкләр Сезне көтә!..

Мәгълүмати партнёрлар.

    Бәйгенең мәгълүмати партнёрлары исемлегенә Арча муниципаль районының рәсми сайты да өстәлде:

arsk.tatarstan.ru

Конкурс Тукай буенча гына түгелме?

    Бәйге Тукай иҗаты, биографиясе генә буенча түгелме дигән сораулар килде. Җавап бирәбез: Конкурс Тукаебызның 131 еллыгы уңаеннан татар телендә китапнамәләр әзерләүне генә максат итә. Тукай иҗаты, биографиясе буенча булуы шарт булып тормый. Нигезләмәдә күрсәтелгән фәннәр буенча үзегез теләгән китапка, темага һ.б. (нигезләмәдәге видеоинструкциядә тулырак) әзерли аласыз. Рус телле китап та ярый, бары кадр арты тавышымы, аңлатма язулармы татар телендә барырга тиеш. Төп максат татар милли мәктәбе укучыларын сез тәкъдим иткән китап белән кызыксындыра алу. Шуны истә тотып нигезләмәгә мәктәп программасында булган барлык фәннәр дә кертелде.

ЯндексДиск

    Работа с ЯндексДиском./ ЯндексДиск белән эш/ YÄndeksDisk belän eş

    qushlawich.ru/node/715

Latinitsada yazu

    Bäygebezne kürep alğan çittä yäşäwçe qäyber millättäşlärebezneñ dä sorawları buyınça töp mäğlümatlarnı latinitsada da kürsätergä buldıq. Bügen nigezlämäneñ dä küçerelgän wariantı elenäçäk.

Видеоны "кысу", МР4 итү программасы.

    Сораулар буенча шул аңлашылды, катнашырга теләүчеләр өчен иң авыр нәрсәләрнең берсе видеофайлларны  тәләпләргә яраклаштырып кысу (сжатие) икән. Кайберәүләргә МР4 форматына күчерешү дә кирәк. Моны истә тотып бераз гына ярдәм итеп җибәрәбез! Без тәкъдим иткән юл белән 250 МБлы видеофайл яхшы сыйфатта 37 МБлыга әйләнде!

    1. Бу видеоүрнәкне карап эчтәлеген аңларга: яңа тәрәздә видеоны ачу;

    2. Югарыдагы үрнәктә күрсәтелгән программаны үзегездә урнаштыру өчен күчермәләп алырга.

    Видеоүрнәктә бик тәфсилләп аңлатыла. Сезгә бары тик программаны урнаштыруга видеоны аңа "өстерәп китерергә", Видео бүлегендә МР4 форматын сайлап кысу күчергечен 20 саны тирәсенә куярга кирәк. Аннары югарыдарак файлыбыз сакланасы папканы күрсәтеп Старт төймәсенә басабыз. Бу "Китапнамә"гез без тәкъдим ителгәннән зуррак булса. Булмаса бераз җиңеләйтү өчен кысуны 20дән кечерәк санда башкарып карагыз. Уңышлар барыгызга да!.. 

Әгерҗегә +1!

    Конкурска инде бүген беренче эшне карап, кабул итеп алдык. Аны Әгерҗе якларыннан юлладылар. Бәйгегә рәхим итегез!..smiley

    Берничә эш нигезләмә таләпләренә туры килмәгәнлектән төзәтү өчен кире борылды...indecision

<Эшләрне тәкъдим итү.>

   Бәйгенең рәсми почтасына беренче хатлар килә башлады. Кызганычка каршы кайберләрендә сылтамалар шәхси дискка гына барып тоташа. Нигезләмәдә язылганча эшләвегезне сорар идек:

   ...Барлык шартларга туры китереп әзерләнгән “Китапнамә”не ачып карау һәм күчермәләп алу мөмкинлеге белән ЯндексДиск яки ГуглДиск файл алмашу сервисларының берсенә махсус папкага урнаштырырга. Шул ук папкада Word документы форматында тутырылган эш турындагы информацияне дә урнаштырырга...

    ...Бәйгенең tukay131@yandex.ru рәсми электрон почтасына әлеге махсус папкага ачык СЫЛТАМА (Ссылка) гына җибәрелә! Мисал өчен (Папкага, файлларга исем кушу, мәгълүматны тутыру тәртибен дә әлеге үрнәк буенча башкарырга): https://yadi.sk/d/miveGcr23H2Uyf...

Бәйгенең рәсми фикерләшү бите

   Бәйге буенча булган сорауларыгызны сайтта теркәлеп әлеге биттә комментарийлар итеп язып калдыра аласыз. Бүген-иртәгә шундый ук рәсми игълан бите belem.ru порталында да ачылачак.

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада