Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит | Блоглар | Ильфар's blog

Мәхмүт Хәкимҗанов    Апрель җитүгә күңелләребез Тукай рухы белән тагы да җанланып китә. Бөек Тукаебызны апрель ае биргән, апрель ае алган... Шагыйрь иҗатын укучылар да, өлкәннәр дә бик хөрмәт итә. Шигырьләрен яттан сөйли. Бүген Кушлавычтагы Тукаевлар музей йортында сынчы, балта остасы Хәкимҗанов Мәхмүт Гаделҗан улының күргәзмәсе булып үтте. Мәхмүт абый тумышы белән Кушлавыч кешесе. Бүгенге көндә Әтнә районы Түбән Шашы авылында гомер итә. Ул бүгенге очрашуда укучыларыбызга балачак хәтирәләре белән уртаклашты. Үзенең агач эшенә хирыслыгын бала вакыттан килүен сөйләде...

    Бу очрашуда Кушлавыч балалар бакчасы да катнашты. Мәхмүт абый ясаган композицияләрдән Тукай абыйларының әкият геройларын танып бер-берләренә күрсәтеп сөйләп йөрделәр. Музейга истәлекле сын да бүләк итте Мәхмүт абыйлары.

Кушлавычта Тукаевлар музей йорты

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада