Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит | Блоглар | Ильфар's blog

  Дәүләтбаев Зөлфәт МиннефаровичХөрмәтле җитәкчебез, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесе начальнигы

Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефаровичны

чын күңелебездән туган көне белән тәбрик итәбез!

    Сезгә ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, гаилә иминлеге теләп калабыз...
Бәйрәмегезнең матур хатирәсе
Күңелегездә калсын уелып.
Тәбриклибез Сезне чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.

Котлы булсын бәйрәмегез,
Тыныч булсын куңелегез,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез!

Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефарович

Зөлфәт Миннефарович, Сезнең төпле җитәкчелегегез нәтиҗәсендә мәгариф өлкәсе яңадан-яңа уңышларга ирешә. Шушы мактаулы эшегездә иҗади уңышлар юлдаш булсын!

Гамьле еллар, ямьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!

 

Иң изге теләкләр белән Кушлавыч мәктәбе коллективы. 

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада