Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит | Блоглар | Ильфар's blog

    Бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган «Хезмәтем, көчем – милләтем өчен» девизы астында дистанцион Россиякүләм «Китапнамә»ләр (ингл. booktrailer) бәйгесе тәмамланды. Кадерле коллегаларыбыз эшләрегез һәркемнеке дә бик тырышып әзерләнгән, матурлар. Шулай да бәйгенең һәрбер жюри әгъзасы иң беренче чиратта аларның бәйгенең рәсми нигезләмәсенә тәңгәлләштереп эшләнүенә игътибар итте. Алар тарафыннан һәр эшкә аерым төстә түбәндәге критерийлар буенча 5 баллы системада бәяләү алып барылды:

    1. Бәйгенең номинацияләренә һәм сайланган предметка туры килүе;

    2. Эчтәлеге, сайланган теманы ачып аның белән кызыксындыра алуы;

    3. Нигезләмә буенча MP4 форматына яраклаштырылган булуы;

    4. Видеоның сыйфатлы булуы, әмма күләме белән 100 Мбтан артмавы;;

    5. Вакыты буенча 3 минут кысаларында булуы;

    6. Китапнамәнең татар телендә әзерләнүе;

    7. Китапнамәне әзерләү өчен кулланылган материалларның оригиналь булуы;

    8 Китапнамәнең программ бизәлеше, техник чаралары. Монда логотип, нинди аудитория өчен булуын күрсәтүче билгеләр урнаштырылуы, чит авторларның материаллары күрсәтелүе, һәм РФ, ТР кануннарын бозмавы 0,5 әр балл өсти;

    Һәм килешенгәнчә өстәмә пункт: беренчел нигезләмә буенча кабул ителгән эшләр бәйгенең вакыты озайтылгач кабул ителгән эшләргә караганда өстәмә өстенлеккә ия (1 балл).

    Шул ук вакытта искәртеп узасы килә, китапнамәләрне бәяләгәндә балларда иң зур үзгәрешләрне 2, 4 һәм 7 пунктлар бирде. Бигрәк тә китапнамәне әзерләү өчен кулланылган материалларның оригиналь булуына нык игътибар булды. Кемдер уку йортларына таратылган мультфильмнарны карап чыгарга тәкъдим итсә, кемдер аларны да эшкәртеп, бизәп, тавышлар яздырган, ә кемдер бернинди әзер әйберне кулланмыйча фотолар, рәсемнәр, күргәзмәләр, махсус видеолар һ.б. әзерләп эшләгән. Моны истә тотып бәяләү барышында нәкъ менә оригинальлеккә зур басым ясалды.

    Бәйге дәвамлы да булырга ошап тора, оештыручылар рәте киңәячәк. Киләсе елга катнашучылар да, оештыручылар да тарафыннан уңай төзәтмәләр кертелеп бу эшнең чын осталары барлыкка килер дип уйлыйбыз. Бәйгенең барлык катнашучыларын да котлап уңышлар телибез!..

   

Бөек татар шагыйре Г.Тукайның 131 еллыгына  багышланган «Хезмәтем, көчем – милләтем өчен» девизы астында үткәрелгән Рәсәйкүләм «Китапнамә»ләр (ингл. booktrailer) бәйгесе нәтиҗәләрен билгеләү турында

 

17.05.2017.

    Бәйгегә кабул ителгән эшләрне махсус 8 критерий буенча шәхси бәяләгәннән соң һәр китапнамәнең гомуми җыелган балларын исәпкә алып

Бәйгенең жюри комиссиясе рәсми карар бирә:

1. Бәйгенең җиңүчеләре дип түбәндәге эш авторларын билгеләргә:

    1.1. Гран-При – Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы “Аккүз төп гомуми белем мәктәбе” укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы, “Бер ананың биш улы” китапнамәсе.

    1.2. Өстәмә, мәктәпкәчә белем бирү юнәлеше:

    1 урын -  Татарстан Республикасы Актаныш  муниципаль  районы  Актаныш авылы «Гомуми  үсеш бирүче 1нче  санлы балалар бакчасы» тәрбиячесе Сабирова Эльвира Рафис кызы, “Күңелле балачак” китапнамәсе;

    2 урын - Татарстан Республикасы Актаныш  муниципаль  районы  Актаныш авылы «Гомуми  үсеш бирүче 1нче  санлы балалар бакчасы» тәрбиячесе Марданова Айгөл Дамир кызы, “Туган авыл” китапнамәсе;

    2 урын - Татарстан Республикасы Арча  муниципаль  районы “Кушлавыч балалар бакчасы” тәрбиячесе Әюпова Алинә Рүзәл кызы, “Аю Әппәс” китапнамәсе;

    3 урын - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 9 нчы балалар бакчасы" тәрбиячесе Котдусова Айгөл Раил кызы, “Әкият иленә сәяхәт” китапнамәсе;

    3 урын - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 9 нчы балалар бакчасы" тәрбиячесе Җаббарова Сиринә Фәрит кызы, “Абдулла Алиш әкиятләре” китапнамәсе;

    3 урын - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 9 нчы балалар бакчасы" тәрбиячесе Шакирова Эльвира  Илсур кызы, “Табигать – тиңсез хәзинә” китапнамәсе;

1.3. Башлангыч сыйныфлар юнәлеше:

    1 урын - Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган “3 нче урта гомуми белем мәктәбе” укытучысы Галимова Рәзилә Ринат кызы, “Тәмле сүз” китапнамәсе;

   2 урын - Татарстан Республикасы Арча районы “Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе” филиалы “Субаш-Аты башлангыч гомуми белем мәктәбе” укытучысы Нагимова Роза Рәгать кызы, “Энҗе бөртекләре” китапнамәсе;

    2 урын - Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Явлаштау урта гомумбелем бирү мәктәбе” укытучысы Шакирова Марсилә Мәҗит кызы, “Алсу, Илдус һәм сандугач” китапнамәсе;

    3 урын - Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының «Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп гомуми белем мәктәбе» укытучысы Төхвәтуллина Резедә Фарис кызы, “Унике сәяхәтче” китапнамәсе;

    3 урын - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе» укытучысы Сафиуллина Алсу Рәфкать кызы, “Йорт куяны Питер турында әкият” китапнамәсе;

    3 урын - Татарстан  Республикасы Әгерҗе муниципаль районы “2 нче урта гомуми белем мәктәбе” укытучысы Галеева Раилә Рәвил кызы, “Куян кызы” китапнамәсе;

    1.4. Гуманитар фәннәр юнәлеше:

    1 урын - Татарстан Республикасы Актаныш  муниципаль  районы “Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе” укытучысы Галләмова Гөлназ Мөбәрәк кызы, “Язмышның туган көне” китапнамәсе;

    2 урын - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф. Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе” укытучысы Вафина Гөлнара Ширияздан кызы, “Илгизәр+ Вера” китапнамәсе;

    2 урын - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Арча 7 нче урта гомуми белем мәктәбе” укытучысы Файзуллина Алсу Мостафа кызы, “Сагынырсың – мин булмам” китапнамәсе;

    2 урын - Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы “Күәм урта мәктәбе” укытучысы Садриева Алия Габдулла кызы, «Күгәрчен сәламе» китапнамәсе;

    2 урын - Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе районы “19нчы гимназиясе” укытучысы Гизатуллина Линиза Минехурматулла кызы, ”Иң мавыктыргыч китап” китапнамәсе;

    3 урын - Татарстан Республикасы  Әгерҗе муниципаль районы Әгерҗе шәһәре “4 нче санлы урта мәктәбе” укытучысы Гайнуллина Лилия Минесәгыйр кызы, “Яшәү яме” китапнамәсе;

    3 урын - Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районыны “Көек–Ерыкса урта гомуми белем мәктәбе” укытучысы Закирова Эльмира Ирнусовна, “Гарри Поттер” китапнамәсе;

    3 урын -  Пенза өлкәсе Кузнецк районы Татар Кынадысы авылының “РФ Герое Җ.Җ. Яфаров исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе” укытучысы Юмакаева Венера Абдулкадыйр кызы 

    3 урын -  Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районыны “Көек–Ерыкса урта гомуми белем мәктәбе” укытучысы Сайфуллина Чулпан Рашатовна, “Маякчы кызы” китапнамәсе;

    3 урын - Татарстан республикасы Мөслим муниципаль районы “Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбе” укытучысы Гарифуллина Дилбәр Рафак кызы, “Мәхәббәтттән җырлар кала” китапнамәсе;

    3 урын - Татарстан Республикасы Норлат муниципаль районы “Бикүле төп гомуми белем мәктәбе” укытучысы Вәлиева Нурдидә Габделхак кызы, “Туган ягым яшел бишек” китапнамәсе;

    1.5. Сәнгать һәм тәрбия фәннәре юнәлеше:

    1 урын - Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбе» укытучысы Сибатова Рәзилә Ринас кызы, “Актанышның моң чишмәләре” китапнамәсе;

    2 урын - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «5нче номерлы гимназия» укытучысы Дәүләтбаева Лилия Хамис кызы, “Щелкунчик” китапнамәсе;

    3 урын - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы «Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе» укытучысы Мохтарова Гөлнур Тимирбай кызы, “Тылсымлы әкият илендә” китапнамәсе;

    1.6. Төгәл фәннәр юнәлеше:

    1 урын - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” укытучысы Фаттеров Фаннур Гадельнур улы, “Мавыктыргыч геометрия”  китапнамәсе;

    2 урын - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе» укытучысы Сәләхиева Миләүшә Радик кызы, “Татар ашлары” китапнамәсе;

    2 урын - Татарстан Республикасы Казан шәһәре КФУ каршындагы “Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге    2 нче номерлы татар гимназия”се педагог-китапханәчесе Байрашева Раушания Мөнир кызы, “Кызыклы география” китапнамәсе;

    3 урын - Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы “Салауз-Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбе” укытучысы Фатихова Фирая Хатыйп кызы, “Минем беренче энциклопедиям – Компьютер” китапнамәсе;

    3 урын - Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы “Салауз-Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбе” укытучысы Фатихова Фирая Хатыйп кызы, “Көмеш канатлар, зәңгәр хыяллар” китапнамәсе;

    3 урын - Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы «Җәлил гимназиясе» укытучысы Мөхәмәдиева Голнара Дамир кызы, “Яшь уйлап табучы китапханәсе” китапнамәсе.

    2.1. Гран-При, I урын ияләренә бәйгенең рәсми дипломын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырырга;

    2.2. II-III урын ияләренә бәйгенең рәсми дипломын тапшырырга;

    2.3. Бәйгенең призлы урыннардан тыш барлык катнашучыларына да бәйгенең рәсми катнашучы дипломын тапшырырга.

    3. Барлык җиңүчеләр һәм катнашучылар исемлеген Бөек татар шагыйре Г.Тукайның 131 еллыгына  багышланган «Хезмәтем, көчем – милләтем өчен» девизы астында үткәрелгән Рәсәйкүләм «Китапнамә»ләр (ингл. booktrailer) бәйгесенең рәсми http://belem.ru һәм http://qushlawich.ru сайтларында яктыртырга.

    4. Бәйгегә кабул ителгән эшләрне (җиңүчеләрдән башлап), нәтиҗәләр билгеле булганнан соң 3 көн эчендә tukay131@yandex.ru почтасына шәхси каршы килү турындагы махсус хәбәр булмаган очракта, бәйгенең рәсми сайтларында махсус бүлектә ачык интернет челтәренә урнаштырырга.

Фикерләр

Диплом һәм бүләкләр

    Хөрмәтле коллегалар, бәйгенең катнашучы дипломнары берничә кешенеке генә төзәтмәләр кертү өчен тапшырылып бетмәгән килеш. Дүшәмбе призёрлар, җиңүчеләрнең дипломнарына печать куела һәм аларны электрон почталарыгызга сала башлаячакбыз. Гран-При, Беренче урыннарның бүләкләре (Арча районы җиңүчесеннән тыш) Казан шәһәрендә "Белем.ру" оешмасының офисында Сезне көтеп тора. Адресы: Казан шәһәре, Тукай урамы, 84.А йорты. Махсус яки кунакка килгәндә алып чыга аласыз. Үзегез белән шәхесегезне раслаучы документ, ышанычлы чит кеше барса документыгызның күчермәсе булсын (күчермәгә кереп тора торган итеп "Белем.ру" оешмасынна бүләкләр өчен дип ручка белән язып җибәрегез)! Белем.ру порталында  Гатауллин Раил Мәүлетовичка шәхси элемтәгә чыгып алданрак килешсәгез дөресрәк тә булыр. Түземлелегегез өчен, яхшы эшләрегез өчен зур рәхмәт! Аралашып эшлик...

Җиңүче дипломнары...

    Бүген Гран-При, 1нче дәрәҗә дипломнарны җибәреп бетердек. Чиратта 2нче, аннары 3нче дәрәҗә дипломнар. Түземлелегегез өчен зур рәхмәт! Уку елы азагы булгач һәркайсыбызның эшләр тыгыз шул... Гаризаларыгызда күрсәтелгән электрон почталарыгызга дипломнарыгызны җибәреп бетерербез, аралашып эшлик!.. yes

2-3 дәрәҗә дипломнар

    Хөрмәтлек җиңүчеләребез! Әлегесе моментка өстәмә белем һәм балалар бакчалары, башлангыч сыйныфлар юнәлешләре буенча барлык дипломнар җибәрелеп бетте. Чиратта калган юнәлешләрнең 2-3 дәрәҗә дипломнары. Кабат әйтәбез дипломнар бары тик гаризагызда күрсәтелгән электрон почта буенча гына юллана! Укытучы, мәктәп исемнәре дә шуннан копияләп эшләнә. Әлбәттә ачыклык кертеп бетерергә мөмкин. Сабырлыгыгыз өчен зур рәхмәт! Барлык дипломнарны да кадерле җиңүчеләребезгә җибәреп бетерәчәкбез...

Бәйге бүләкләре турында

    Хөрмәтле катнашучыларыбыз! Бәйгенең катнашучы дипломнарын, 1-2-3 дәрәҗә, Гран-При дипломнарын катнашу турында заявкагызда күрсәтелгән электрон почталарыгызга салачакбыз (Арча районыннан булган призерларга әлегә җибәрелмәячәк. Дипломнарыгызны РООда тапшырачаклар). Гран-При һәм 1нче дәрәҗә җиңүчеләрнең бүләкләрен Казан шәһәренә "Белем.ру" оешмасы офисына илтеп тапшырачакбыз, кунакка килгәндә алып чыга алырсыз. Үзегез белән шәхесегезне раслаучы документ, ышанычлы чит кеше барса документыгызның күчермәсе булсын (күчермәгә креп тора торган итеп "Белем.ру" оешмасынна бүләкләр өчен дип ручка белән язып җибәрегез)! Арча районы бүләге район мәгариф идарәсенә тапшырылачак...

    Барыгызга да уңышлар, уку елларын әйбәт итеп ябу, лаеклы яллар теләп калабыз!

    Әлегә китапнамәләрне интернетка чыгаруга каршы килгән хатлар күренмәде һәм без барлык эшләргә дә рөхсәт бар дип саныйбыз. Бу турыда хәбәр итәргә бүген соңгы көн! Шәхси элемтәгә чыгарга теләүчеләр өчен нигезләмәдә мәктәп телефоны күрсәтелгән.

    Аралашып эшлик, Сезне һәрдаим сайтыбызның кунаклары рәтендә күрергә шат булырбыз. Игътибар итсәгез безнең сайтта да Кулланмалар (сул як менюда) бүлеге бар. Эшләрегезне тәкъдим итә аласыз. Аттестация чорында эшегезнең урнаштырылган адресын гына күрсәтеп җибәрергә кирәк булачак. "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесендә "Белем җәүһәре" һәм "Җәүһәрләрнең җәүһәре" исемемнәренә лаек булган сайтта эшегезне урнаштыруның файдасы тими калмас..yes

Катнашучы дипломнары

    Хөрмәтле катнашучыларыбыз, уку елын йомгаклау мәшәкатьләре белән барысына да өлгереп бетеп булмый. Түземлелегез өчен зур рәхмәт! Иртәгә Катнашучы дипломнарын гаризаларыгызда күрсәтелгән электрон почта әрҗәләрегезгә сала башлыйбыз. Озакламый Җиңүчеләрнеке дә әзер була. Аралашып эшлик!

Электрон почталары дөрес түгел

    Кичә катнашучы дипломнарын җибәргән вакытта 4 почта адресына юлланган хатларыбыз барып җитмәү турында хәбәр килде. Гаризаларында түбәндәге электрон адресларны күрсәткән катнашучыларыбыздан эшләп торучы почта адресларын җибәрүләрен сорыйбыз:
1. nasibullina-1983@mail.ru
2. 2904000009@mail.ru
3. 2925000009@edu.tataar.ru
4. leila-nagimova@mail.ru
    Почта сервисы хатасы да булуы бар, хәреф хаталары китмәгәнме дип тә ачыклап бетерегез.

Ике адрес

    Әлегә түбәндәге адреслар буенча хәбәр юк:

    1. nasibullina-1983@mail.ru
    2. leila-nagimova@mail.ru

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада