Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит | Блоглар | Ильфар's blog

Акыл-Баттл    Бүген Кырлайдагы Тукай музее бинасында "ТатАрча кичләре" проекты кысаларында "Акыл-баттл" интеллектуаль уены булып узды (хәтерләсәгез әлеге уен зоналап бара, Кушлавычтагы бәйге турында язган идек) Бүгенге ярышта  Яңа Кырлай, Яңа Кишет, Ташкичү һәм Өчиле мәктәпләре укучылары үз белемнәрен сынадылар... Барлык кунаклар башта музейда экскурсиядә булдылар, бу вакытта да үзләренә бик күп файдалы мәгълүматлар туплый алдылар һәм бәйге башланып та китте. Барлык катнашучыларны сәламләп аны Арча муниципаль районы “Мәгариф идарәсе” начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Шакирова Миләүшә Ниязовна ачып җибәрде.

    Интеллектуаль уен берничә турда барды. “Тукай оныклары” (Яңа Кырлай), “Әдәбият сөючеләр” (Яңа Кишет), “Тукай якташлары” (Өчиле), “Мәрҗәни варислары” (Ташкичү) төркемнәре Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты, аның әсәрләре буенча язылган музыка, рәсем сәнгате үрнәкләре буенча бик кызыклы сорауларга җаваплар таптылар, үз өлгерлекләрен күрсәттеләр. Аларга, жирәбә буенча туры килгән, Тукайның бер шигырен сәхнәләштереп тә күрсәтергә туры килде. Бәйгенең барлык турлары да аһәңле җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.

   Бүгенге бәйгедә катнашучылар да, тамашачылар да бик кызыклы яңа мәгълүматлар белделәр. "Акыл-баттл" интеллектуаль уены һәркем өчен бик нәтиҗәле узды. Жюри комиссиясе әгъзалары укучыларның белемнәре тирән, ныклы булуларын билгеләп үттеләр. Бәйгенең җиңүчесе булып “Мәрҗәни варислары” (Ташкичү) төркеме танылды. Бәйге йомгаклары буенча һәр команда уенчылары Арча муниципаль районы “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениясе грамоталары һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.

    Бүгенге бәйгедә хуҗаларны "Музей хезмәткәрләре көне" белән дә тәбрик иттек. "ТатАрча кичләре" проекты кысаларында үткән "Акыл-баттл" интеллектуаль уены күмәк “Туган тел” җыры белән тәмамланды...

    Фотомизгелләр түбәндәрәк.

    Bűgen Qırlaydağı Tuqay muzee binasında "TatArça kiçlәre" proyıktı qısalarında "Aqıl-battl" intellektual’ uyını bulıp uzdı (xәterlәsәgez әlege uyın zonalap bara, Quşlawıçtağı bәyge turında yazğan idek) Bűgenge yarışta  Yaņa Qırlay, Yaņa Kişet, Taşkiçű hәm Өçile mәktәplәre uquçıları űz belemnәren sınadılar... Barlıq qunaqlar başta muzeyda eksqűrsiәdә buldılar, bu waqıtta da űzlәrenә bik kűp faydalı mәğlűmatlar tuplıy aldılar hәm bәyge başlanıp ta kitte. Barlıq qatnaşuçılarnı sәlamlәp anı Arça munitsipal’ rayonı “Mәğәrif idarәse” naçal’nigınıņ tәrbiә eşlәre buyınça urınbasarı Şaqirova Milәwşә Niyazovna açıp cibәrde.
    İntellektual’ uyın berniçә turda bardı. “Tuqay onıqları” (Yaņa Qırlay), “Әdәbiәt sөyűçelәr” (Yaņa Kişet), “Tuqay yaqtaşları” (Өçile), “Mәrcәni warisları” (Taşkiçű) tөrkemnәre Ğabdulla Tuqaynıņ tormış yulı, icatı, anıņ әsәrlәre buyınça yazılğan muzıqa, rәsem sәnğәte űrnәklәre buyınça bik qızıqlı sorawlarğa cawaplar taptılar, űz өlgerleklәren kűrsәttelәr. Alarğa, jirәbә buyınça turı kilgәn Tuqaynıņ ber şiğeren sәxnәlәşterep tә kűrsәtergә turı kilde. Bәygeneņ barlıq turları da ahәņle cırlar, dәrtle biűlәr belәn űrelep bardı.
   Bűgenge bәygedә qatnaşuçılar da, tamaşaçılar da bik qızıqlı yaņa mәğlűmatlar beldelәr. "Aqıl-battl" intellektual’ uyını hәrkem өçen bik nәticәle uzdı. Jyuri qөmissiәse әğzaları uquçılarnıņ belemnәre tirәn, nıqlı buluların bilgelәp űttelәr. Bәygeneņ ciņűçese bulıp “Mәrcәni warisları” (Taşkiçű) tөrkeme tanıldı. Bәyge yomğaqları buyınça hәr qomanda uyınçıları Arça munitsipal’ rayonı “Mәğәrif idarәse” munitsipal’ uçrejdeniәse gramotaları hәm istәlekle bűlәklәrgә layıq buldı.
    Bűgenge bәygedә xucalarnı "Muzey xezmәtkәrlәre kөne belәn dә tәbrik ittek. "TatArça kiçlәre" proyıktı qısalarında űtkәn "Aqıl-battl" intellektual’ uyını kűmәk “Tuğan tel” cırı belәn tәmamlandı...

Зуррак сыйфатлы һәм күбрәк фотолар: монда/ Monda zurraq sıyfatlı häm kübräk fotolar.

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада