Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит | Блоглар | Ильфар's blog

Балаларны яклау көнендә    Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз. Балаларыбыз сау-сәламәт булсын, сыйфатлы белем алсын, спорт, иҗат белән шөгыльләнсен, рухи үсеш кичерсен өчен шартлар тудыру безнең төп максатыбыз...

    Әлеге матур бәйрәм көне уңаеннан Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе базасында төрле кызыклы чаралар оештырылды. Кушлавыч мәктәбе, Кушлавыч авыл клубы, китапханәсе, Тукаевларның музей-йорты хезмәт коллективлары бу чарага чын көчләрен биреп әзерләнде. Укучыларыбыз күп төрле спорт ярышлары, интеллектуаль бәйгеләрдә катнашып ял иттеләр, үз осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм флешмоб-күмәк бию белән төгәлләнде...

    Фотомизгелләр түбәндәрәк.

    Cäyneñ berençe köne – balaçaq ileneñ iñ matur bäyräme. Älege bäyräm bezgä, ölkännärgä, här balanıñ yaqlawğa, qayğırtuğa moxtac ikänen iskärtep tora. Çönki üsep kilüçe buın – ul bezneñ kiläçägebez, ilebezneñ kiläçäge. Balalarıbıznı märxämätle häm keşelekle bulırğa öyrätü – izge burıçıbız. Balalarıbız saw-sälamät bulsın, sıyfatlı belem alsın, sport, icat belän şöğellänsen, ruxi üseş kiçersen öçen şartlar tudıru bezneñ töp maqsatıbız...
    Älege matur bäyräm köne uñayınnan Quşlawıç töp ğömumi belem mäktäbe bazasında törle qızıqlı çaralar oyıştırıldı. Quşlawıç mäktäbe, Quşlawıç awıl klubı, kitapxanäse, Tuqayıwlarnıñ muzey-yortı xezmät kollektivları bu çarağa çın köçlären birep äzerlände. Uquçılarıbız küp törle sport yarışları, intellektual’ bäygelärdä qatnaşıp yal ittelär. Bäyräm fleşmob-kümäk biü belän tögällände...

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада