Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player

Ватанны саклаучылар көне    23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне!.. Бу бәйрәмгә инде 100 елга якын. 100 елга якын инде кешелекнең иң көчле яртысы көч, түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәме билгеләп үтелә (тулырак монда). Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган.

Кушлавычта туган тел көне    21нче февраль - Халыкара туган тел көне. Мәктәбебездә бу уңайдан бик күп чаралардан торган атналык узды. Китап күргәзмәләре, класс сәгатьләре, Кушлавычтагы Тукаевларның музей йортында ачык дәресләр, һ.б. Бүген исә атналыкны йомгаклау һәм Халыкара туган тел көне буларак "Тамчы шоу" әдәби викторинасы узды. Укучылар ике командага бүленеп, үзләренең белемнәрен сынадылар, яңа белемнәр туплап үзләре өчен кызыклы фактлар белән таныштылар...

Мухутдинов И.Хөрмәтле хезмәттәшебез, мәктәбебезнең газ операторы

Мөхетдинов Илфар Альтаф улын

чын күңелебездән туган көне, 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез!

Аҗаган 2017    Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар февраль ае буена дәвам итә. Бу күркәм бер традициягә әйләнеп китте. "Аҗаган" ярышларына укучыларыбыз бик теләп әзерләнә. Иң төп бәйге алдыннан алар үзләрен төрле өлкәләрдә сыныйлар, командалар баллар туплый...

    Бүген дә менә шашка, отжимание ярышларында көч сынаштылар. Бу патриотик бәйге әле ай буена дәвам итәчәк. Ә җиңүче "Аҗаган" бәйгесендә ачыкланачак.

 

Муса Җәлил исемендәге конференция    Үткән атна ахырында Татарстан республикасы Балтач районы "Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе" базасында Муса Җәлил исемендәге IV республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узды. Финалга үткән катнашучылар дүрт секциягә бүленеп эшләделәр. "Күңел җылым хатларда" дип аталган секциядә безнең мәктәбебезнең 9нчы сыйныф укучысы М.Вәлиуллин призлы, III урынга лаек булды. Фәнни җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Ф.Әюпова. Әлеге зур җиңүләре белән аларны чын күңелдән котлыйбыз!..

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада