Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player

   Хөрмәтле коллегабыз Бикчәнтәева Нурзилә Рафаэль кызының туган көне! Аны чын күңелебездән гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез!

  Хөрмәтле коллегабыз Мортазина Рәмзия Альбек кызының гомер    бәйрәме! Аны чын күңелебездән туган көне белән котлыйбыз! Аңа озын гомер, сәламәлек, эшендә уңышлар, хыялларын чынга ашуын телибез!

Яңа ел - 2016    Бүген мәктәбебездә бик матур яңа ел маскарады үткәрдек. Бәйрәм чарасын ачып мәктәп директорыбыз уку, иҗат, спорт алдынгыларына рәхмәт хатлары, грамоталар тапшырды. Аннан соң тамаша музыкаль-әкият белән дәвам итте. Кыш бабай, Кар кызы һәм Яңа ел да укучыларыбыз белән бергә ял иттеләр. Төрле күңелле уеннар, матур җыр биюләр бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде... Ахырдан Яңа ел лотереясы уйнатылды. Алда каникуллар! Бик яхшылап ял итеп, киләсе яртыеллыкка яхшы билгеләргә укырга көч туплап киләсе...

Президент чыршысы - 2016    25нче декабрь көнне Казан шәһәре "Татнефть-Арена" боз сараенда Президент чыршысы үтте. Әлеге бәйрәм чарасына Республиканың барлык районнарыннан уку алдынгылары, төрле конкурсларда җиңүче иң актив, иң булган укучылар чакырулы иделәр. Арча районы төркемендә әлеге тамашада безнең мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы, халыкара бәйсез "Глаголица" әдәби премиясе лауреаты, рәсәйкүләм "Илһам" әдәби конкурсы дипломанты И.Әюпова да катнашты. Укучылар әлеге чарадан рәхәтләнеп ял итеп, тәмледән-тәмле бүләкләр алып кайттылар.

Очрашу    Бүген мәктәбебездә Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының әйдәп баручы специалисты Нигъматуллин Нил Камбил улы һәм Арча үзәк район хастаханәсенең психиатр-наркологы Әхмәтҗанов Рөстәм Әдһәм улы катнашуында укучылар белән түгәрәк өстәл узды. Алар укучыларга бүгенге көндәге яшьүсмерләр арасында тәртип бозу очраклары һәм наркомания афәте, алкоголь, тәмәке тартуның зыяны турында сөйләделәр. Укучылларның төрле проблемалы сорауларына төгәл җаваплар бирделәр.

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада