Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player

Петарда шартлаган    Новоуральск шәһәрендә фаҗига! 11 яшьлек малай «Корсар-6» маркалы петардага ут төртә һәм тәрәзәгә атарга җыенган вакытта ул аның кулында шартлый. Баланың петарда тоткан уң кулы җитди зыян күрә. Тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм машинасы аны хастаханәгә алып китә. Табибларга кул чугын яңадан җыярга туры килә. Яшүсмернең ике бармак сөяге өзелгән була!..

...Әлеге хәл барыбызга да уйланырга җирлек тудыра.

Салкынайта    Бүген төнлә минималь температура -30 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Алдагы көннәрдә уртача температура нормадан 9 градуска түбәнрәк булачак. Синоптиклар фаразларына карасаң, суыклар 23 декабрьгә кадәр сакланачак. Бу уңайдан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да сак һәм уяу булырга чакыра. Артык мөһим булмаса, ерак юлларга чыгудан тыелып торырга кирәк. Шулай ук коткаручылар да юлларда бөкеләр, янгын очраклар ешаячак дигән фикердә.

М. Мәһдиев    Язучы һәм тәнкыйтьче, әдәбият галиме Мөхәммәт Мәһдиев 1930 елның 1 нче декабрендә Арча районы Гөберчәк авылында туган. Күп еллар Казан университетында эшләгән, ә 60 нчы елларда укыту эше белән беррәттән әдәби әсәрләр дә яза башлаган. Беренче әсәрләре басылып чыгуга ук, ул меңәрләгән укучыларының иң яраткан язучысына әверелгән. 13 декабрь көнне Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә "Икенче районара Мәһдиев укулары" узды. Әлеге чарада район мәгариф идарәсе җитәкчесе Дәүләтбаев З.М. һәм методист Мостафина Э.Г. катнашты. Сикертән мәктәбе коллективы М.Мәһдиев иҗатына багышлап мероприятие күрсәтте.

Конституция РФ    1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Төп закон кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Россиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булды. Узган еллар дәвамында дәүләт хакимиятенең какшамас демократия нигезләрен гарантияли торган тотрыклы конституция системасы барлыкка килде.

День Героев Отечества     2007 елның 26 январендә Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы “Ватан геройлары көне” исемле истәлекле дата кертергә тәкъдим итә, әлеге закон проектына РФ презеденты В.В.Путин 28 февральдә кул куя. Шул көннән башлап безнең илдә 9 нчы декабрь көнне әлеге истәлекле дата билгеләп үтелә.

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада