Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player

Соңгы кыңгырау-2017    "Соңгы кыңгырау"... Әлеге моңсу да, шатлыклы да мизгелләрне һәркем үз күңелендә саклыйдыр мөгаен. Кайчак бик ашкынып көткән кебек тоелса да, чыгарылыш вакыты җитүгә ничектер моңсу да булып китә, сыйныфташлар белән узган мизгелләр күз алдыннан үтә... Шулай да алда яңа үрләр, әле имтиханнарны да үтәсе бар. Үзенә күрә тормышның яңа баскычына күчеш старты булып яңгырый бит "Соңгы кыңгырау" чыңнары...

Киңәшмә    Бүген Арча шәһәре 5нче номерлы гимназиясе актлар залында муниципаль район мәктәпләре директорлары һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының киңәйтелгән киңәшмәсе булып узды. Аны Арча районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" начальнигы Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефарович алып барды. Эшлекле киңәшмәдә агымдагы уку елын йомгаклау, алдагы имтиханнар, Республика контроль эшләре, Бөтенрәсәй тикшерү эшләре нәтиҗәләре турында сөйләшенде, максатлар һәм бурычлар куелды. Уңышларны арттыру, кимчелекләрне бетерү алшартлары өйрәнелде.

Татарча көрәш    20 нче май көнне мәктәбебез укучылары Арча муниципаль районы күләмендә үткәрелгән спорт чараларында катнаштылар. Татар-башкорт көрәше буенча ООО "Арча" җитәкчесе Закиров А.Г. призына ярышларда катнашып 6 нчы сыйныф укучыбыз Шерматов Р. 32 кг.га кадәрге авырлыкта 3 нче урын яулап бәйгенең призына лаек булды. Аңа киләсе ярышларда да уңышлар телибез! Шулай ук ГТО нормаларын тапшыру буенча ярышларда Шерматов Н. бик уңышлы чыгыш ясады.

    19 май пионер оешмасының туган көне. Ул СССРда 1922 нче елда оеша. Пионерлар хәрәкәте ил тарихында зур бер чорны биләп тора. Ләкин безнең илдә хәзер пионер оешмасы юк инде, ә күптән түгел генә ул бик популяр иде. Олылардан пионер оешмасы турында сорасаң, аларның йөзләре яктырып китә, күзләре нурлана. Алар үзләренең пионер бала чагы турында озак һәм бик күп сөйләргә әзер: пионер җырлары, үзләренең вожатыйлары һ.б. турында.

Акыл-Баттл    Бүген Кырлайдагы Тукай музее бинасында "ТатАрча кичләре" проекты кысаларында "Акыл-баттл" интеллектуаль уены булып узды (хәтерләсәгез әлеге уен зоналап бара, Кушлавычтагы бәйге турында язган идек) Бүгенге ярышта  Яңа Кырлай, Яңа Кишет, Ташкичү һәм Өчиле мәктәпләре укучылары үз белемнәрен сынадылар... Барлык кунаклар башта музейда экскурсиядә булдылар, бу вакытта да үзләренә бик күп файдалы мәгълүматлар туплый алдылар һәм бәйге башланып та китте.

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада