Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player

    12 нче май көнне, Арча районы Үрнәк бистәсендә урнашкан "Арча аграр профессиональ көллияте"ндә ачык ишекләр көне булды. Көллият бу чарага бик ныклап әзерләнгән. Килгән кунакларга, көллият укучылары тарафыннан әзерләнгән, күргәзмә, укытучыларның нинди профессияләр алып булуы турындагы чыгышлары, көллият студентлары тарафыннан әзерләнгән концерт тәкъдим ителде. Соңыннан көллиятнең материаль-техник базасы белән таныштырылды, мастер-класс күрсәтелде.Студентлар тулай торагына экскурсия үткәрделәр һәм кайнар аш белән сыйладылар.

Кушлавыч клубында    Бүген укучыларыбыз Кушлавыч авыл клубында уздырылган "Табигать ул тиңсез хәзинә" дип исемләнгән экологик кичәдә катнаштылар. Укучыларыбыз анда сәхнәләштерелгән композиция күрсәттеләр. Әлеге чара  елгалар, чишмәләребез, урманнарның чисталыгын саклау зарурлыгын ачып күрсәтүгә багышланган иде. Кушлавыч авыл клубы, китапханәсе хезмәткәрләре әлеге мероприятиене бик тирән эчтәлекле итеп әзерләгәннәр, укучыларыбызның сәхнә композициясен дә тамашачылар бик җылы кабул итте. Һәм әлбәттә инде ахырдан истәлек фотосы...

Белгечләр белән очрашу    Бүген мәктәбебездә Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының хокук бозуларны булдырмау бүлегенең әйдәп баручы белгече Нигъматуллин Нил Камбил улы, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегеннән психологлар Шаесламова Миләүшә Фирдинант кызы Һәм Минзина Алисә укучылар белән "Бәлигъ булмаган балалар арасында хокук бозуларны булдырмау" дигән темага ачык әңгәмә үткәрделәр. Укучыларыбыз үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таба алдылар. Гомуми очрашудан соң укучы егетләр һәм кызлар белгечләр белән аерым да аралаша алдылар.

Мәгариф бүлеге Парадта    Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Арча шәһәрендә дә бик матур бәйрәм парады узды. Шәһәрнең үзәк урамында концерт программасы, күп кенә оешмалар, шул исәптән мәктәп музейларының да күргәзмә, ял урыннары оештырылган иде. Ә бәйрәм чарасының кульминациясе бәйрәм Парады булды. Иң алдан дәүләт, республика, район һәм Җиңү байраклары узды. Әлеге вакытта Арча өстендә бәйрәм бүләге буларак самолёт очышы барды, пилотлар искитәрлек очыш үрнәкләре күрсәттеләр. Байраклар артыннан авто-мото колонна кузгалды, ниндиләре генә юк иде аларның, ретро дисеңме, сугыш чорыныкымы. Катнашучылар бик ныклы әзерләнгән...

БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 72 ЕЛЛЫГЫ БЕЛӘН!../ BÖYEK CİÑÜNEÑ 72 YILLIĞI BELÄN!..

Тарих сәхифәләре. Беренче Җиңү парады. 1945 ел. Оригиналь видео:

Tarix säxifäläre. Berençe Ciñü paradı. 1945 yıl. Original’ video.

    (Мәктәпләрдә әлеге видео Ютуб каналында булу сәбәпле блокланырга мөмкин. Кызыксынучылар булса мәктәп фильтры аркылы әлеге каналдагы укыту-тәрбия эшчәнлегендә кулланырга кирәкле видеоматериалларны ачарга өйрәтә алабыз.)

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада