Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player

Кушлавыч клубында    4 май көнне Кушлавыч авыл клубында Арча мәдәният йорты, "Идел-йорт" Россия төбәк-ара театр фестивале Гран-При иясе "Җидегән чишмә" халык театры Илгиз Зәйниевның "Китмә сандугач" ("Бабайлар чуагы") комедиясен сәхнәгә куя. Спектакль тормышның авыр да, четерекле дә ситуацияләрен, алардан чыгу юлларын бик күңелле итеп сүрәтли. Вакыйгалар өлкән яшьтәгеләр өчен дә, яшьләр өчен дә кызыклы булачак. Башлана 19.00 дә. Спектакльгә рәхим итегез!.. Тулы афиша түбәндәрәк.

Арчада бал биюләре - 2017    Агымдагы атнада инде күркәм традициягә әйләнеп киткән "Арча, бал биюләре - 2017" узды. Әлеге бәйгегә һәр мәктәп укучысы зур әзерлек белән килгән, барысы да зур осталык белән XIX гасыр вальсын биеп күрсәттеләр. Барлык катнашучылар да, тамашачылар да үзләрен шул гасыр атмосферасындагы кебек хис итте. А.С.Пушкин язган шигырьләрне дәвам итү дә укучыларның интеллектуаль байлыкларын раслады. Безнең мәктәбебез данын якларга баручы укучыларыбыз "Иң мавыктыргыч бию" номинациясендә җиңүче булдылар. Афәрин аларга!..

    Фотомизгелләр түбәндәрәк.

Кушлавычта Тукай кунаклары    Бүген Кушлавычта Г.Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан бер төркем язучы, шагыйрьләр, сәнгать әһелләре булып китте. Аларны Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов һәм Арча районы "Мәдәният бүлеге" башлыгы Рамил Мөхетдинов озатып йөрделәр. Рәзил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Рәмис Аймәт, Рифә Рахман һәм башка кунакларны үзебездә күрүгә бик шатландык. Аларны Тукаевларның музей-йортында Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе укучылары каршы алды, матур шигырьләр, җырлар бүләк иттеләр.

Кушлавычта "Акыл-баттл"    Бүген Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычта, шагыйрнең тууына 131 ел тулу уңаеннан "ТатАрча кичләре" проекты кысаларында үткән "Акыл-баттл" интеллектуаль уены булып узды. Әлеге бәйгедә Наласа, Түбән-Аты, Утар-Аты һәм Кушлавыч мәктәпләре укучылары үз белемнәрен сынадылар... Кунаклар башта Кушлавычтагы Тукаевларның музей-йортында кунак булдылар. Анда үз белемнәрен тагын да ныгыткач Кушлавыч авыл клубында бәйге башланып та китте.

Габдулла Тукай. qushlawich.ru    Хак Тәгалә әмере белән

    Җиргә Раушан йолдыз иңде,

    Бу сәгатьтә - Кушлавычта

    Дөньяга бер шагыйрь килде…

    Нәкъ 131 ел элек, шушы көндә авылыбызда Габдулла Тукай дөньяга килә... 27 ел гына яшәгән бөек шагыйрь, шушы кыска гына гомере эчендә никадәр күп мирас калдырган...

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада