Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player

Рәсәйнең 80 регионыннан 12000 укучы катнашкан, регионара "Авангард" физика-математика конкурсында I дәрәҗәле дипломга лаек булган 5 сыйныф укучыбыз Әхмәдуллина Гөлназны тәбрик итәбез (җитәкчесе: I категорияле математика укытучысы Мортазина Рәмзия Альбек кызы):

 

 

  Хөрмәтле коллегабыз, педагог-оештыручы

Бикчәнтәева Нурзилә Рафаэль кызын

чын күңелебездән туган көне белән тәбрик итәбез!

 Бүген мәктәбебездә татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең 106 еллыгы һәм Интернационалист сугышчыларны искә алу көне уңаеннан әдәби кичә үткәрелде. Әлеге чарада батырлык, туган илгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүче шигырьләр сөйләнде. Аларны укучылар бик тәэсирле итеп башкардылар... 

Кичә, районыбыз күләмендә үткәрелүче "Бердәм булып хезмәт итү кирәк, иман, әхлак, гореф сагында" дип исемләнгән, милли-мәдәни мирасыбызны саклауга юнәлтелгән фольклор коллективлары концертлары кысаларында зона чыгышлары булып узды. Утар-Аты мәдәният йортында үткәрелгән әлеге концертта Кушлавыч, Орнашбаш, Утар-Аты, Югары-Аты (Утар-Аты авыл җирлеге), Түбән Сәрдә, Кылачы (Түбән-Аты авыл җирлеге), Наласа, Бирәзә (Наласа авыл җирлеге) авыллары коллективлары катнашты.

  Хөрмәтле коллегабыз, математика укытучысы

Мортазина Рәмзия Альбек кызын

чын күңелебездән туган көне белән тәбрик итәбез!

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада