Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player

Сайтыбызның кадерле кулланучылары, хөрмәтле кунаклары! Яңа тема ачып җибәрергә булдык әле. "Татар клиплары" дип атадык. Бу темада сезнең игътибарга матур, зәвыклы һәм күңелебезгә ошаган клиплар тәкъдим итәбез. Яңа клиплар табасыз икән, сез дә аларны күрсәтә аласыз. Бу теманы ачып җибәрергә инде сайтыбызда урнаштырылган кайбер клиплар этәргеч булды.

08.02.2012 Республика күләмендә үткәрелгән V мәгариф учрежденияләре интернет-сайтлары конкурсының йомгаклау тантанасы узачак. Тантана Казан шәһәренең Совет районында, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 171 номерлы мәктәбендә узачак. Теркәлү 10.00 дә, тантана үзе 11.00 дә башланып китәчәк. Тантанага без фәкыйрегез дә чакырулы (qushlawich.ru). Әлегә нәтиҗәләр хәбәр ителмәде (тантанада гына билгеле булачак). Сайтыбызның кулланучылары, кунаклары да безнең белән әлеге нәтиҗәләрне көтәләрдер дип ышанабыз...

Стартер Барс программасын көйләү (Муниципаль задание: Барс-МБП):

1. bars.tatar.ru   битенә керергә һәм Барс-Стартерның иң тулы версиясен күчермәләргә (барлык рәсемнәргә чиртеп зурайтып карап була):

Агымдагы елның 5 февраленнән ТНВ каналы 3-7 яшьлек балалар өчен "Әкият илендә" дип аталучы яңа тапшыру тәкъдим итә. Әлеге проект нәниләргә әти-әниләре белән бергә татар телен өйрәнергә дә мөмкинлек бирә. Һәр чыгарылышта тапшыруның алып баручысы Гөлчәчәк, дуслары, әкият геройлары белән бергә, уеннар формасында татар сүзләре, татар халкы һәм мәдәнияты белән таныштырачак. Әлеге уеннар студиядәге балаларны гына түгел, зәңгәр экраннар алдында утыручы нәниләрне дә үзенә җәлеп итәр дип күзаллана.

Агымдагы елның февраль аеннан Татарстан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә республиканың дәүләт телләрен өйрәтү программасы башланып китә. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә туган телне өйрәтүдә яңа алымнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр ителде. ТР Хөкүмәте йортында узган әлеге киңәшмәне ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада