Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player

Бүген мәктәбебездә эшлекле очрашу белән Арча муниципаль районы башлыгы Нәзиров Алмас Әмин улы булып китте. Очрашуда мәгариф бүлеге җитәкчебез Бәдриева Рина Ринадовна һәм авыл җирлеге башлыгы Хәкимҗанов Әхтәм Габделфәртович та катнаштылар. Җитәкчеләребез мәктәп белән якыннан танышып төпле киңәшләрен, мактау сүзләрен жәлләмичә, төзәтелергә тиешле вак кимчелекләрдән котылу юлларын аңлатып, тәҗрибә уртаклаштылар.

Мәглүмат чаралары хәбәрләренә караганда, Түбән Кама мәшгульлек үзәге хәрби хезмәттән кайткан егетләрне эш белән тәэмин итүгә алынган. Алар өчен махсус очрашулар уздырылып эш тәкъдим итүчеләр белән танышу, очрашу чарасы үткән. Инде беренче эшкә урнашучылар да бар дип хәбәр итә мәглүмат чаралары. Хәрби хезмәтне узып кайтучылар арасында электромонтёр, полиция хезмәткәре һөнәрләрен сайлаучылар күп икән.

Казан шәһәрендә "Мәктәпләргә капиталь ремонт 2012-2014" программасы старт алды. Әлеге уңайдан Ильсур Метшин Казан шәһәренең 78нче номерлы мәктәбендә булды һәм программаны официаль ачып җибәрде. Программа нигезендә мәктәпләрдә түбә, тәрәзә, ишекләр һәм эчке коммуникацияләргә ремонт ясалачак. Әлеге программага Республика буенча 30 елдан артык эксплуатацияләнүче барлык мәктәпләр кертелде. Казан шәһәрендә мондыйлар 134 һәм агымдагы елда аларның 44 нә ремонт үткәрергә планлаштырыла.

Әле соңгы араларда гына edu.tatarга кергәндә авторизация үтүгә элекке кебек анкетабызга эләкмичә mailга күчерелеп, Ошибка битенә төртелеп кала башладык. Мондый проблема бүтән мәктәпләрдә дә күзәтелдеме? Шулай ук моңа аптырап калучылар да булырга мөмкин, edu.tatarга кереп булмый бит. Алдыбызда түбәндәге рәсем барлыкка киләчәк:

 

Әлеге видеодәрес информатика, шулай ук математика укытучылары өчен дә кирәкле материал булыр дип уйлыйбыз. Аның ярдәмендә "Ваклаучылары төрле булган вакланмаларны кушу һәм алу" темасын аңлатуның үзенчәлекле ысулы белән таныша аласыз. Әлеге стандарт булмаган дәрес төре яңа тема өйрәнгәндә дә, кабатлау, математика һәм информатика фәннәренең интегральләштерелгән дәресе сыйфатында да кулланыла ала. Рәхим итегез! Видеодәрес яңа тәрәздә ачылачак. 

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада