Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player

Сезгә Менделеев таблицасының электрон версиясен тәкъдим итәбез. Әлеге әсбапта күрсәткеч ук белән химик элемент өстенә килүгә өстәмә таблицада әлеге элемен турында тулы мәгълүмат чыга: элементның физик һәм химик үзлекләре (атом массасы, тәртип номеры, группа, периоды, электрон төзелеше һ.б.), шулай ук аны кем һәм кайчан ачкан яки синтезлаган. Менә шундый уңайлы күргәзмәлек материал. Таблица рус телендә. Сылтамага чирткәч яңа биттә ачылачак...

Матбугат чаралары аркылы күпләрегезгә таныш Рәшит Фәтрахмәновның бер язмасын тәкъдим итәргә булдык. Һәркемнең үз карашы. Әлеге язма сезне нинди уйларга этәрә? Барысы белән дә килешергә буламы? Бәлкем автор ялгыш фикердәдер? Әллә бөтенләй ялгышамы? Чит илләрдә дөрестән дә шулаймы икән? Алай булса әлеге ситуациянең безгә үтеп керү куркынычы зурмы, әллә инде бар да тәртиптәме? Фикерләрегезне көтәбез...

Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә 75 яшь. Татарстаныбызга күп еллар хезмәт иткән шәхес 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа. М.Ш.Шәймиевнең бабасы - Шәймөхәммәт урта хәлле, таза тормышлы игенче булган. Коллективлаштыру елларында, кулак дип санап, аны йортыннан, мал-туарларыннан мәхрүм иткәннәр.

Кадерле укучылар һәм хөрмәтле ата аналар! Әлеге темада сезгә ЕГЭ һәм ГИА буенча официаль документлар тәкъдим итәбез. Агымдагы уку елында чыгарылыш сыйныфларыбыз булмаса да әлеге мәгълүматларны белеп тору зыян итмәс. Бәлкем башкаларга да файдасы тияр. Материаллар официаль чыганаклардан алынды. Сораулар булса языгыз.

Бүген районыбызда, узган 2011нче елга укыту-тәрбия эше буенча йомгаклау, нәтиҗәләр чыгару, киләчәккә максатлар билгеләү нисбәтеннән киңәйтелгән конференция узды. Әлеге очрашуга уку йортлары җитәкчеләре, УТЭ буенча директор урынбасарлары, РОО, ИМЦ белгечләре килде. Очрашуда Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Мостафин Д.М., район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мифтахетдинова Н.Р. да катнаштылар...

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада