Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player

Барыбызга да Windows 7 операцион системасы урнаштырылган ноутбуклар бирелү бик шатлыклы вакыйга булды, әлбәттә. Шулай да кайберәүләр өчен әлеге система авырлыклар тудыра икән әле. Бигрәк тә ХРдан күчкәннәр өчен. Ә кайберәүләр өчен ноутбук үзе үк аптыраткыч нәрсәгә әйләнгән, кайсыбер җиһазларның барлыгын белмәүчеләр дә булган. Булыр да, үзең җавап бирәсең бит! Әлеге сәбәп ноутның "таныш булмаган" төймәләренә чиртергә шикләндерә дә...

Дөрестән дә шулай, 8 нче сыйныф укучыбыз Гарипов Илнур район күләмендә шундый югары нәтиҗә күрсәтте.

Кышкы каникул көннәрендә күп спорт ярышларының спонсоры, оештыручысы Фәнил Гәрәфиев истәлегенә пневматик мылтыклардан ату буенча районкүләм ярышлар оештырылды. Ярышлар ике яшь төркемендә узды. Өлкәннәр төркеме 1994-1996 нчы елгы укучылар, яшьләр төркеме 1997-1999 нчы елгы укучылар.

Кадерле укучыларыбыз! Сезне чын күңелебездән якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез! Яңа елда барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, укудагы билгеләребез тагын да яхшырсын. Сау-сәламәт булыгыз. Һәрвакыт әлегедәй шаянннар, ачык йөзлеләр, тырыш укучылар булып калыгыз...

Балаларның шат тавышлары, матур көйләр яңгырый, өлкәннәр гәп кора. Кайда бу? Әллә кайда түгел, безнең авыл җирлегенең Иске Җөлби авылында Яңа ел чыршысы ачылу тантанасы башланырга тора. Авыл халкы чыршы янына агыла, инде машиналарга төялеп кунаклар да килә. Кайдан ишетеп алганнар диген син аны? Юк, күргәннәрдер. Яңа ел чыршыбыз бик матур булып, балкып әллә кайлардан күренеп тора...

Элекке сайтымда Яңа ел җырларына минуслар күчермәләү битендә ничек күчермәләп алу турында сораулар язып калдыручылар булды. Моңа җавап итеп анда кунакларга да күчермәләү мөмкинлеге ачып куйдык. Теләгән кеше аларны бу биттән дә күчермәли ала. Өстәмә тагын бер җыр:

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада