Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player

Бүген иртән Балык бистәсе районында, Казан - Оренбург юлында мәктәп автобусы юл казасына очраган. Автобуста 21 укучы бала була. Авылдан район үзәгенә укучылар илтүче автобус пассажирларын утыртып берничә йөз метр китәргә дә өлгерми, аңа кар чистарту транспорты килеп бәрелә.

Хөрмәтле коллегалар! Әле шушы арада гына мәктәпләребезгә (район буенча 22) Interwrite DualBoard интерактив такталары кайтарылды. Кайбер хезмәттәшләребез белән аралашкач сораулар да бар икәне ачыкланды. Әлеге сәбәптән шушы теманы ачып җибәрергә булдык. Сораулар, тәкъдимнәр һәм үзебез белгәннәрне монда язышсак һәркайсыбызга файдасы тияр дип уйлыйбыз...

"Сетевая компания” ААҖе балаларның электрдан җәрәхәт алуын кисәтү буенча “Иң яхшы тыю һәм кисәтү билге­ләре”нә конкурс игълан итте. Конкурс балаларның электрдан җәрәхәт алуын кисәтү буенча ел саен мәктәп­ләрдә үткәрелә торган чаралар уңаеннан озак сроклы республика программасы кысаларында оештырыла. Ул Татарстанда “Сетевая компания” ААҖ тарафыннан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла.

Ата-аналар белән сөйләшүдән әңгәмәбез (азрак уңай якка үзгәртеп, әммә төп мәгънәсен сакларга тырышып язабыз):

..."Менә әле edu.tatar.ru сайтында балаларымның көндәлекләрен карап утырам. Атналык көндәлек ачыла, көнләп карап була, айлап та тикшерергә мөмкин икән. Шәп сайт! Компьютеры булмаган ата-аналар өчен дә SMS хәбәрләр рәвешендә балаң алган билгеләрне белеп тору мөмкинлеге каралган...

Хөрмәтле Әниләр! Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз!

Әни җирдә иң кирәкле кеше.

Әниләрнең белик кадерен.

Җил-давылдан саклап үстергән ул.

Кызганмыйча бөтен гомерен.

Аның киңәшләре көч-дәрт өсти

Илһам бирә миңа яшәргә.

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада