Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player

Әлеге теманы Рәсәй күләмендә 2011 ел "Космонавтика елы" булып игълан ителүне истә тотып ачып җибәрәбез. Нәрсәләр беләбез соң без бу турыда? Космоска беренче очкан кеше Юрий Алексеевич Гагарин икәнен беләбез (кемнәрнеңдер бу турыда ишетмәгән булулары да мөмкин). Шулай да космоска очучы беренче җан ияләре булып этләр тора (Белка һәм Стрелканы искә төшерегез). Әйе, космоска очышларны этләрдә сыныйлар.

Кадерле дусларыбыз! Ниһаять чират җитте. Күптән планыбызда булган битне сезнең өчен дә ачабыз. Исеменнән күренгәнчә бу бит, үзенә күрә бер, татарча мультфильмнар һәм аудиокитаплар җыентыгы булып торачак. Инде хәйран гына вакыт компьютерларыбызга материаллар тупладык. Хәзер аларны сезгә дә тәкъдим итәбез. Әлеге битнең ачылу максаты - интернет челтәре киңлекләренә таралган татар телендәге мультфильмнар һәм аудиокитапларны бер урынга туплау. Әлбәттә, сайтыбыз кунаклары һәм кулланучыларының да ярдәме бик шәп булыр иде.

17 ноябрь көнне сәгать 18.00 дә Кушлавыч авыл клубында Оренбург циркы тамаша тәкъдим итә. Циркның продюссеры программада өйрәтелгән җәнлекләр, кошлар, еланнар булачак дип вәгъдә бирә. Шулай ук клоуннар, фокусчы һ.б. барысы да булачак.

Ни генә уйлап чыгармыйлар хәзер? Бигрәк тә Япониядә. Түбәндәге видеоларда кешесыман роботларны карап китә аласыз. Sony компаниясе роботы оркестрга дирижёрлык итә. Ә иң яңа модель робот-андроиды ASIMO чып-чын кеше кебек хәрәкәтләнә, телдән кушылган кайбер эшләрне башкара...

Кемгә ничектер? Бу видеоларны карагач Терминатор фильмы искә төшеп китте. Уеннан уймак чыга күрмәсен инде.

Saytıbıznıñ xörmätle qunaqları! Kiril yazuın uquı awır bulsa saytnıñ latin härefläre belän yazılğan wersiäsen qarap bula.

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада