Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player

Тукай укулары    Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбе базасында Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган VI Республикакүләм Габдулла Тукай укуларының финал туры үтте. Әлеге бәйге-конференция укытучылар һәм укучылар өчен төрле юнәлешләрдә барды. Укучылар Габдулла Тукай-тәрҗемәче; Бакый Урманче һәм Габдулла Тукай иҗаты; Г.Тукайны төрле елларда өйрәнүләр тарихыннан; Якташ әдибем табигатьне саклау турында яза; "Табигать-тиңсез хәзинә” (Укучылар тарафыннан иҗат ителгән хикәяләр) темалары буенча чыгыш ясадылар. Катнашучылар Республиканың күпчелек районнарыннан җыелган иде.

    12 апрель – “Космонавтика көне”. Бу көнне кешелек өчен дөрестән дә әкият чынбарлыкка әйләнә.  1961 елның әлеге көнендә “Восток“ космик кораблендә дөньяның беренче космонавты Юрий Гагарин галәмгә оча. Ракета “Байконур” космодромының беренче старт комплексыннан күтәрелеп китә. “Восток   8К72К” ракета йөрткече җиртирәли орбитага “Восток” космик кораблен чыгара. Әлеге космик корабль белән Советлар Союзының беренче космонавты Юрий Гагарин идарә итә.

Хөрмәтле Әюпова Рания Фирдүс кызы!

    8 мартХөрмәтле хатын-кызлар, апалар-сеңелләр, кадерле әниләр, әбиләр! Сезне чын күңелебездән язның иң матур бәйрәме, Халыкара хатын-кызлар көне 8нче март белән тәбрик итәбез! Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез. Чәчкәләрдәй матур булып, кояштай балкып яшәгез. Сөйкемле елмаюларыгыз беркайчан сүрелмәсен. Күңел тынычлыгы, ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр гомерлек юлдашыгыз булсыннар. Һәрвакыттагыча гаиләләрегез җылысын саклап, йортларыбызның нуры булып яшәгез. Бәйрәм белән!..

     6нчы март көнне районыбыз сәхнәсендә бөтен Арча йолдызларны таныткан күркәм концерт "Йолдызлык - 2017" фестивале булып узды. Анда безнең мәктәбебезнең кечкенә йолдызы -  Бикчәнтәева Ч.

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада