Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит

Мәктәп яңалыклары

warning: Creating default object from empty value in /home/qushlawi/public_html/modules/taxonomy/taxonomy.pages.inc on line 33.

Болгар    Җәйге яллар чорына туры китереп һәм "Рәсәй көне" уңаеннан үзебезгә бүләк ясадык. Барлык укучыларыбыз, мәктәп коллективы, дусларыбызны да дәшеп Болгар шәһәренә сәяхәт кылдык. Юл ерак кебек тоелса да югары комфортлы автобуста баргач арытмады. Әлеге автобусны Арча шәһәре "Боз сарае"ннан арендаладык, әлеге мөмкинлекне тудырган өчен аларның җитәкчелегенә дә зур рәхмәтлебез! Көне дә матур булды, иртәнге 6.00. бик илтифатлы йөртүчебез Илгиз абый автобуны ерак юлга кузгалтты.

Имтиханнарны тапшырып бетердек    9нчы, чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз бүген ахыргы имтиханнарын тапшырып кайттылар. Агымдагы елны һәр укучыбыз дүрт фәннән имтихан тотты: рус теле һәм математика фәннәре мәҗбүри, сайлап алу фәннәре физика (2 укучы), информатика (3 укучы) һәм география фәннәре булды. Апрель азагында ук алар татар теленнән Бердәм Республика тестын уңышлы үткәннәр иде инде. Хәзер менә барлык имтиханнарны тапшырдылар һәм тын да алмыйча эшләр тикшерелеп билгеләр куелганны көтәбез. Яхшы билгеләр алып, мәктәпне уңышлы тәмамлавыгызны телибез кадерле чыгарылышларыбыз!..

Табигатьне саклау    Әйләнә-тирә мохитне саклау, экология торышын яхшырту һәркайсыбызның көндәлек тормышта үз-үзен тотышына бәйләнгән. Җәй – урманнарда, елга һәм күлләр тирәсендә күңел ачу чоры. Яраткан урыннарыбызга килгәч, безнең күпләребез еш кына күңелсез күренешләргә тап була: ваемсыз кешеләр ташлап калдырган буш шешәләр, банкалар, пакетлар һәм башка төрле чүп-чар аунап ята. Безгә, өлкәннәргә, балаларга чүпне космостан килүчеләр түгел, ә безнең кебек үк өлкәннәр һәм балалар калдыруын аңлатырга кирәктер.

Балаларны яклау көнендә    Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз. Балаларыбыз сау-сәламәт булсын, сыйфатлы белем алсын, спорт, иҗат белән шөгыльләнсен, рухи үсеш кичерсен өчен шартлар тудыру безнең төп максатыбыз...

Каникуллар көтәбез    Кайсыдыр укучыларның көтеп алган, кемнәрнеңдер "эх, укыр идем әле" дип каршылаган (бармы андыйлар?) каникуллары башланып китәргә дә санаулы көннәр калды. Әлбәттә инде ял күңелле, файдалы һәм әлбәттә куркынычсыз да булырга тиеш! Боларны истә тотып укучыларыбызны җәйге каникул чорында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, инструктажлар үтү эшләре башланып китте. Иң беренче чаралардан "СМС-балалар" хәрәкәте яман гадәтләргә профилактика йөзеннән "Россия - без табака" дигән акция уздырдылар.

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада