Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит

Кызыклы фактлар, яңалыклар, уеннар...

warning: Creating default object from empty value in /home/qushlawi/public_html/modules/taxonomy/taxonomy.pages.inc on line 33.

Кәгазь роза чәчәге    Матур роза чәчәген кемнәр генә яратмый икән? Шул сәбәптән әлеге чәчәкне кәгазьдән ясау ысулы белән уртаклашырга булдык. Бераз катлаулырак кебек булса да ясасагыз тырышлыкларыгыз бушка китмәс, яндагы рәсемдәге кебек роза чәчәге килеп чыгачак. Ясау тәртибен аңлаткан презентация flash форматта, әгәр күренмәсә браузерыгызга әлеге формат киңәйтелеше урнашырылмаган булуы мөмкин. Бу очракта әлеге сылтама аркылы аны урнаштыра аласыз, яки башка браузерда ачып карарга да мөмкин... :)

Строительство дорог    Кайбер шәһәрләрдә элекке заманнардан ук төзелгән таш юллы урамнарны күргәнегез бардыр (һичюгы интернетта, телевизордан). Әлеге юллар ничектер бик сыйфатлы сакланганына игътибар итми мөмкин түгел. Батмаган, дулкынланмаган менә дигән юллар. Үзеннән үзе ничек дигән сорау туа. Ә бик гади, бииииик яхшы технологияләргә нигезләнеп эшләнгәнгә икән. Ниндидер заманча алымнар күз алдына килеп китәме? Юк, ялгышасыз. Ян рәсемдә бик күренми, түбәндә зурайтылган рәсемгә карасагыз бар да аңлашылыр. Борынгы заманнарда юл салу:

ОГЭ 2016 Обществознание    9нчы сыйныф укучыларыбыз өчен Җәмгыять белеменнән ОГЭ-2016 демоверсия эшләрнең проектларын һәм pdf форматта 2015нче ел имтиханы өчен чыгарылган ике китап әзерләп куйган идек. Әзерлек эшләрендә кулланма буларак әлегә шуларны сезгә тәкъдим итеп торабыз. Таныша, белемнәрегезне ныгыта торыгыз. Фаеллар бер архивта.

    Архивны күчермәләү.

Маша и Медведь "До новых встреч"    Шушы арада барыбыз да яратып караган Маша и Медведь мультсериалының ябылып соңгы, 52нче сериясе чыгуы турында хәбәрләр күп булды. Проектның продюссыры Дмитрий Ловейко башта дөрестән дә финанслар җитмәү сәбәпле бу хәбәрнең чынга ашырга мөмкин булуын әйткән булган. Соңрак мультсериалның дәвамлы булачагын ышандырдылар. Сезнең игътибарыгызга соңгысы булырга мөмкин булган 52нче серияне тәкъдим итәбез.

Головоломки    Сайтыбыз битләрендә игътибарыгызга рәсемле дә, flesh башваткычлар да тәкъдим иткән идек (әлеге битләргә күчү өчен монда чиртегез). Бүген язма башваткычларга тотынып карыйк әле. Алар төрле өлкәләргә кагылыр. Җаваплар язарга теләүчеләр башваткычның номерын күрсәтеп җавап калдыра аласыз (комментарияләр модерациядән соң чыга).

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада