Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит

Кызыклы фактлар, яңалыклар, уеннар...

warning: Creating default object from empty value in /home/qushlawi/public_html/modules/taxonomy/taxonomy.pages.inc on line 33.

- Бер кубометр агачтан 500 000 теш чистарткыч ясарга була.

 

- Тигезлекләрдә яшәүчеләр, ризык пешерүгә тауларда яшәүчеләргә караганда азрак вакыт сарыф итә. Чөнки 2000 м. биеклектә су 93 градуста кайный, ә Эверест тавы өстендә су 70 градуста ук кайный. Ә мондый температураларда ризык тиз генә пешә алмас...

Видео авторы өй шартларында тоздан матур кристаллар "үстерергә" өйрәтә. Бары тик берничә киңәшне генә тыңларга кирәк:

- Башлангыч чорда кристалны бары тик кайнар ризык белән генә тукландырырга.

- Кристал үскәндә җептәге артык кристалларны алып торырга

- Шулай ук савыт төбендәге артык кристалларны да чистартып алырга.

 

Үзәк Мексика территориясендә "Карлыгачлар мәгарәсе" (Sotano de las Golondrinas) бар. Аңа керү юлы бары тик 55 метр киңлектә (бу безгә генә зур тоела). Әмма әлеге мәгарәнең тирәнлеге 376 метрны тәшкил итә. Менә монысы инде бик зур үлчәм! Тирәнлеге буенча мәгарә Мексикада 2, планетада 11 урынны алып тора. Ләкин ул төзелеше белән бик үзенчәлекле икән. Мәгарә шешәне хәтерләтә һәм төпкә таба киңәя бара. Иң түбәндә мәгарәнең киңлеге 130-160 метр.

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада