Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит

Кызыклы фактлар, яңалыклар, уеннар...

warning: Creating default object from empty value in /home/qushlawi/public_html/modules/taxonomy/taxonomy.pages.inc on line 33.

Скакалка    Скакалканың төгәл килеп чыгышы билгеле түгел. Кайбер мәгълүматларга караганда аны борынгы Кытайда уйлап табалар, кайберләре буенча хәрби әзерлек өчен борынгы Русьтә уйлап тапканнар.

    Америкада скакалка аркылы сикерүне скиппинг яки роуп-скиппинг дип атыйлар. Бу спорт төре аларда бик популяр, скиппинг буенча чемпионатлар да үтә.

   17 август көнне Казан шәһәрендә Parkour Challenge - паркур буенча Бөтенроссия турниры (сайлап алу туры) уздырыла. Әлеге турнирда карарга килүчеләр дә катнаша ала. Бәйге 14.00 сәгатьтә Г.Камал театры алдында башлана. Турнирда Пермь, Курган һәм башка өлкәләрдән дә кунаклар көтелә...

    "Бункер Сталина" — дип Самара шәһәрендә  урнашкан, Бөек Ватан сугышы чорында совет һөкүмәте, башкомандующий И.В.Сталинның резерв тору урыны буларак төзелгән корылманы атыйлар. Ул 1942нче елда төзелгән, 37 м. тирәнлектә җир астында урнашкан. Киң җәмәгатьчелеккә бары тик 1990нчы елда гына билгеле була. Әлеге корылма Самара шәһәренең (төзелеш чорында Куйбышев шәһәре) мәдәният һәм сәнгать Академиясе бинасы (эллеккеге обком бинасы) астында урнашкан. Әлеге бина аркылы бункерга керүнең 2 юлы да бик нык ишекле булган, аларны да НКВД хезмәткәрләре саклаган.

     Музыкада ритм, тигезлек, тизлекне саклау, кебек төшенчәләр бар. Үзең генә башкарганда болар әллә ни авырлык тудырмасалар да берничә башкаручы булганда "тәртипне саклау" авыррак. Әмма шөгыльләнгән очракта бу авырлыкларны ерып чыгарга була. Түбәндәге видеода моның мисалын күрә аласыз, егетләр ритмны бик оста саклый (профессиональ музыкантлар өчен кайбер "ляп"лар күренер анысы...). Тамашачылар бик эмоциналь, шунлыктан видеоның тавышын үзегезгә яраклы итеп көйләгез (аеруча ахырдан овация бик көчле):..

 

    Хәзер мәктәпләрдә астрономия фәне укытылмый һәм укучылар планеталар, кояш, йолдызлар кебек җисемнәр белән табигать белеме һәм география дәресләрендә генә өлешчә танышып китәләр. Ә кызыксынып китсәң тирәнтен өйрәнер нәрсәләр бик күп икән бит... Моны истә тотып сезнең игътибарыгызга ике видеокүзәтү тәкъдим итәргә карар кылдык. Аларда безгә бик зур булып тоелган нәрсәләрнең дә күз алдына да китереп булмастай кечкенә (хәтта кояшның да :)) икәнен күрергә мөмкин. Беренче видеода җисемнәрнең исемнәре рус телендә бирелә, ә инде икенчесендәге инглиз исемнәрен үзегез дә, беренче караган видео буенча да аңларга мөмкин.

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада