Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит

Кызыклы фактлар, яңалыклар, уеннар...

warning: Creating default object from empty value in /home/qushlawi/public_html/modules/taxonomy/taxonomy.pages.inc on line 33.

    Әлеге башваткыч online уен "8 ферзь" дип атала. Шахмат уены белән таныш булганнар ферзьнең үзе белән бер юлда (вертикаль дә горизонталь дә юнәлешләр) һәм диагональдә торган фигураны "ашавын" беләләрдер. Ә бу уенда 8 ферзьне бер-берсенә "тими" торган итеп, ягъни бер юлга һәм диагональгә туры китермичә урнаштырырга кирәк. Инде куелган фигураны кабаттан басып кире алырга була, дөрес урнашмаса яңа ферзь үзенә туры килгән элеккесен юкка чыгара. Фигураларны тычкан ярдәмендә куябыз һәм алабыз. Менә шундыерак башваткыч. Эшләп карыйбызмы?.:

    Берничә тема алдарак урнаштырылган шашка һәм шахмат уеннары белән беррәттән "чиертеш" тә бик популяр уен. Әлеге уенны да искә төшереп китик. Тик ул хәзер рус телендә "Чапаев" исемен алган икән. Чиртәсе шашка өстенә укны китергәч чыккан кул белән аның юнәлешен (кулга капма каршы якка китәчәк) һәм көчен (шашканың уртасында иң акрын, читендә иң көчле чиртү) билгелибез. Әйдәгез уйнап карыйбызмы?.:

    Мәктәптә бу көннең иң истә калган вакыйгасы Валентинка бирү һәм кабул итеп алудыр мөгаен. Әле ахырдан аларны санаулар, кемдә күбрәк, кайсылары матуррак икәнен ачыклаулар, күпкә шатланып, азга көенеп йөрүләр кемнең генә башыннан үтми икән? Хәзер интернетта да аларны бүләк итү күренеше күп. Моны истә тотып сезгә Валентинкалар архивы җыйдык. Архивта 30 рәсем файлы салынган. Теләгәнчә алмашыгыз, күпләрне әлеге рәсемнәрне тиешле дустыңа ничек җибәрәсен өйрәтеп торасы юктыр?

    Архивны күчермәләү түбәндәге рәсемнәр өзегенә чирткәч ачылачак:

   Берничә еллар элегрәк бик тә популяр булган, логик фикерләү сәләтен үстерүче әлеге уеннар һәркемгә файда гына китерер дип ышанып калабыз. Бигрәк тә мәктәп яшендәгеләрнең зиһеннәрен активлаштыру өчен зур этәргеч булачак... Ата-аналар моны истә тотып мондый уеннарга да игътибарларын арттыра төшәрләр дип ышанып калабыз! Гомумән кызыклы бүлегебездә бары тик үстерешле уеннар, башваткычлар һ.б. гына тәкъдим итәрә тырышабыз... Уйнап карыйк.

    Игътибарыгызга төрле профессия ияләренең үз эшләрендә нинди эш кораллары куллануларын белергә кирәкле уеннар тәкъдим итәбез. Уеннар балаларның профессияләрне дөрес аңлавын, күзаллавын үстерүгә юнәлтелгән... Полиция хезмәткәре, бакчачы, программист, моряк, космонавт һ.б. үз эшләрендә кулланган эш коралларын беләсегез, яки белемнәрегезне тикшерәсегез килгәннәр рәхим итегез. Уеннар эзлекле тәртиптә тезелгән. Икенче, өченче уеннарда алдагы уендагы белемнәрне "искә төшереп алу" да каралган:

 

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада