Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит

БЕЗНЕҢ ПРОФСОЮЗ

warning: Creating default object from empty value in /home/qushlawi/public_html/modules/taxonomy/taxonomy.pages.inc on line 33.
Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе, Кушлавыч "Карлыгач" балалар бакчасы профсоюз комитеты бүлеге (блогы).

Валиуллина Рушания Якуповна    Хөрмәтле Валиуллина Рушания Якуп кызын чын күңелебездән юбилее белән котлыйбыз!
    Сезгә коллективыбыз исеменнән озак еллар Кушлавыч мәктәбендә намуслы һәм сыйфатлы хезмәт башкаруыгыз өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезгә корычтай ныклы сәламәтлек, озын гомер, ак бәхетләр, шатлык, гайләгездә тынычлык, иминлек, эшегездә уңышлар телибез!

 

Гомерең хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел,
Моңайма еллар үтә дип,
Елмай син – бәхетле бул!

    Хөрмәтле коллегабыз, башлангыч класслар укытучысы
Шәяхмәтова Рания Фәргать кызын
туган көне белән тәбрик итәбез!
    Сезгә ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, гаилә иминлеге теләп калабыз. Мактаулы эшебездә иҗади уңышлар юлдаш булсын!
Күпме булса җирдә изге теләк –
Без телибез сезгә барын да.
Җылы яңгыр кебек бәхет яусын

    Хөрмәтле Фәттахова Минзилә Равил кызын чын күңелебездән 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Сезгә озак еллар Кушлавыч мәктәбендә намуслы һәм сыйфатлы хезмәт башкаруыгыз өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты торсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!

     Бүген хөрмәтле җитәкчебезнең Гайнуллин Илгиз Ильяс улының туган көне! Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез!

  

Хөрмәтле, коллегабыз Хабибуллина Алинә, Сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз!!!Сезгә озын гомер, сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гайләгездә тынычлык, иминлек телибез!!!

Котлы булсын,Алинә, туган көнең,
Гел шатланып үтсен көннәрең.
Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр
Якыннарың, барлык дусларың.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада