Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит

Мәктәп яңалыклары

warning: Creating default object from empty value in /home/qushlawi/public_html/modules/taxonomy/taxonomy.pages.inc on line 33.

    Бүген Арча муниципаль районы буенча "Әдәби марафон" булып узды. Әлеге үзенчәлекле чарага  каләм әһелләре Данил Салихов, Камил Кәримов, Рифат Җамал, Хәнәфи Бәдигый, Вакыйф Нуриев, Рифә Рахман, Фирдәүс Зариф, Альберт Гаделшин кайттылар. Район буенча барган әдәбият очрашуы Арча шәһәре 9 балалар бакчасында башланып китте. Кунакларны нәниләр өч телдә "Туган тел" җырын башкарып каршыладылар, Тукай әсәрләренә нигезләнеп әзерләнгән "Әдәплелек дәресе" дә әдипләребезгә бик ошады, шулай ук кунаклар белән бергәләшеп "Бәйрәм бүген" җырын оркестр төзеп тә башкардылар.

Соңгы кыңгырау-2017    "Соңгы кыңгырау"... Әлеге моңсу да, шатлыклы да мизгелләрне һәркем үз күңелендә саклыйдыр мөгаен. Кайчак бик ашкынып көткән кебек тоелса да, чыгарылыш вакыты җитүгә ничектер моңсу да булып китә, сыйныфташлар белән узган мизгелләр күз алдыннан үтә... Шулай да алда яңа үрләр, әле имтиханнарны да үтәсе бар. Үзенә күрә тормышның яңа баскычына күчеш старты булып яңгырый бит "Соңгы кыңгырау" чыңнары...

Татарча көрәш    20 нче май көнне мәктәбебез укучылары Арча муниципаль районы күләмендә үткәрелгән спорт чараларында катнаштылар. Татар-башкорт көрәше буенча ООО "Арча" җитәкчесе Закиров А.Г. призына ярышларда катнашып 6 нчы сыйныф укучыбыз Шерматов Р. 32 кг.га кадәрге авырлыкта 3 нче урын яулап бәйгенең призына лаек булды. Аңа киләсе ярышларда да уңышлар телибез! Шулай ук ГТО нормаларын тапшыру буенча ярышларда Шерматов Н. бик уңышлы чыгыш ясады.

    Бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган «Хезмәтем, көчем – милләтем өчен» девизы астында дистанцион Россиякүләм «Китапнамә»ләр (ингл. booktrailer) бәйгесе тәмамланды. Кадерле коллегаларыбыз эшләрегез һәркемнеке дә бик тырышып әзерләнгән, матурлар. Шулай да бәйгенең һәрбер жюри әгъзасы иң беренче чиратта аларның бәйгенең рәсми нигезләмәсенә тәңгәлләштереп эшләнүенә игътибар итте.

Солтан Шигапов белән очрашу    Бүген безнең мәктәбебезгә Казан шәһәре "Халыклар дуслык йорты" хезмәткәре, җырчы һәм төрле уен-коралларында уйнаучы оста Солтан Шигапов килде. Ул укучыларга музыка һәм музыка уен кораллары турында сөйләде. Г.Тукайның иҗатын иске төшерде һәм татар халык көйләрен, Г.Тукайның шигырьләренә язылган җырларны башкарды, төрле халык бию элементларын да күрсәтте.

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада