Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит

Мәктәп яңалыклары

warning: Creating default object from empty value in /home/qushlawi/public_html/modules/taxonomy/taxonomy.pages.inc on line 33.

Армспорт    Армспорт буенча районкүләм 1998-2002нче елда туган укучылар арасындагы ярышларның сайлап алу турында 8 класс укучыбыз Н.Шерматов 55 кг. авырлыкта призлы III урынны яулады. Ул әле татарча көрәштә дә уңышлы гына чыгыш ясап килә. Уку йортлары арасында оештырылган бәйгеләрдән тыш Сабантуй бәйрәмнәрендә дә еш катнашып призлы урыннар яулый... Алда башка спорт төрләреннән дә ярышлар көтә. Сәламәт яшәү рәвешен үз иткән барлык укучыларыбызга да әлеге ярышларда актив катнашып яңа үрләр яулап, яхшы күрсәткечләргә ирешүләрен теләп калабыз!..

    "Белем җәүһәрләре - 2015" VI Дөньякүләм татар интернет-проектлары бәйгесенең финалистларын бүләкләү тантанасыннан Гран-при, "Җәүһәрләрнең җәүһәре" исеменә лаек булып кайттык. Әлеге бүләкне "Белем җәүһәре" исемен яулап, шушы исемгә кимендә 3 ел тап төшермичә, сайтларын ныгыта, яхшырта барган татнетчыларга тапшыралар. Хезмәтебезне шулай югары бәяләгәннәре өчен оештыручыларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез!.. Бүләкләр дә бик мулдан: махсус статуэтка, милли сәнгатебезне чагылдырган кыйммәтле китаплар, биииик шәп планшет компьютер һәм иң югары дәрәҗә дипломы .) ...

Өлкәннәр көне    Агымдагы атнада "Өлкәннәр декадасы" уңаеннан мәктәбебездә бик матур чара булып узды. Укучылар тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты һәм чәй өстәле кунакларның күңеленә бик хуш килде.

Эх, Яшьлеккә дә кайтып килсәң иде.

Аргамаклар белән җилдереп!

Тормыш йөген атлар урынына,

    Хөрмәтле коллегалар! Барыбызны да һөнәри бәйрәмебез, "Укытучылар көне" белән чын күңелдән котлыйбыз! Табигатьнең дә бүген болытсыз аяз матур көн бүләк итүе (кемнәрдә ничектер, Кушлавычта аяз бүген) бәйрәмебезгә ямь өстәде....

    Сезнең тормыш юлы матур тарих,

    Күпләр өчен үрнәк булырлык.

    Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,

    Сезнең гомер — безнең горурлык.

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада