Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит

Мәктәп яңалыклары

warning: Creating default object from empty value in /home/qushlawi/public_html/modules/taxonomy/taxonomy.pages.inc on line 33.

Ярмарка    Узган шимбәдә Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсендә катнаштык. Сатып алучыларга мәктәп яны тәҗрибә участогында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, төрле кайнатмалар, кул эшләнмәләре һ.б. тәкъдим иттек. Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та әзерлек дәрәҗәбезгә уңай бәя бирде. Сатып алучылардан да җылы рәхмәт сүзләре ишеттек...

Субботник    Бүген районкүләм игълан ителгән өмә кысаларында мәктәп территориясен чистарту эшләре оештырдык. Чүп үләннәреннән чистарту, бакча территориясен тәртипкә китерү, коелган яфраклардан арындыру башкарылды. Шул ук вакытта форсаттан файдаланып мәктәп эчендә дә агымдагы вак ремонт эшләре эшләнде. Бүгенге шимбә өмәсе алдан планлаштырганча бик нәтиҗәле үтте...

    Кайбер фотомизгелләр.

ОГЭ 2016    Укытучылар өчен математика фәненнән ТДИга (ОГЭ) әзерләнү үзенчәлекләрен өйрәнү максатыннан вебинар оештырыла. Аны Ленинград өлкәсенең математикадан ЕГЭ комиссиясе рәисе Голубева Светлана Александровна (Почетный работник общего образования Российской Федерации; лауреат конкурса "Грант Санкт - Петербурга") алып бара. Катнашу өчен урыннар санаулы, 07.10.2015 көнне үтәсе вебинарга алдан язылып куярга чакырганнар.

    Вебинар битеннән сайттагы калган мөмкинлекләр белән дә танышып чыга аласыз, күп өлкәләр буенча кызыксындырган материаллар табарга була.

    "Көзге изге эшләр атналыгы" кысаларында төрле мәдәни һ.б. чаралар белән беррәттән авыл күләмендәге чистарту, тәртипкә китерү эшләрендә дә актив катнашабыз. Әлеге эшләрдә барлык бюджет учреждениеләре зур өлеш кертә. Кушлавыч мәктәбе хезмәткәрләре һәм укучылары, авыл клубы, музей, китапханә, җирле үзидарә хезмәткәрләре барысы да бердәм булып әлеге изге эшләрдә катнашалар. Гомуми көчләр белән зиратта Г.Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт каберенә якын урыннар, Г.Тукай һәйкәле чистартылды, Кушлавыч авылының ике урамын тоташтыручы күпер тирәләре тәртипкә китерелде, Иске Җөлби авылына чыгу күперенең искергән баскычлары яңадан эшләнде...

    Яңа уку елын башлап та җибәрдек. Укучыларыбызны, барлык коллегаларыбыз - мәгариф хезмәткәрләрен, әти-әниләрне 1 сентябрь - белем бәйрәме белән чын күңелебездән тәбрик итәбез! Укыту-тәрбия өлкәсенең үзәгендә кайнаган һәркемгә ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, ныклы белемнәр теләп калабыз. Бәйрәм белән барыгызны да!!!

    Безнең белем көненнән дә кайбер фотомизгелләр.

 

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада