Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит

Мәктәп яңалыклары

warning: Creating default object from empty value in /home/qushlawi/public_html/modules/taxonomy/taxonomy.pages.inc on line 33.

Арча мәгариф хезмәткәрләре ярышы    Кичә, 15нче май көнне Арча районы мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары әгъзалары арасында җиңел атлетика буенча ярышлар булып узды. Һәр мәктәп, балалар бакчасы, өстәмә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре төрле яшь төркемнәренә бүленеп, төрле дистанцияләргә йөгерү буенча үзләренең көчләрен сынадылар.

    Фотомизгелләр түбәндәрәк.

"Гаилә көне" сыйныф сәгате    Гаиләне дәүләтнең нигезе, диләр. Гаилә нык булса, дәүләт тә нык була. Бүген мәктәбебездә "Халыкара гаилә көне" уңаеннан бердәм сыйныф сәгатьләре узды. Әлеге дәресләрнең төп максаты укучыларда гаилә кыйммәте төшенчәсен формалаштыру; аларга әти-әни, әби-бабай хакын хаклау кирәклеген аңлату; балачактан үзеңне бәхетле гаилә төзергә әзерләргә кирәклеген төшендерү иде. Бүгенге чарада укучыларга үзләренең гаиләләре турында сөйләү, рәсемдә күрсәтү, гаилә темасына багышланган мәкальләр әйтү кебек биремнәр бирелде.

Кушлавыч клубында    Бүген укучыларыбыз Кушлавыч авыл клубында уздырылган "Табигать ул тиңсез хәзинә" дип исемләнгән экологик кичәдә катнаштылар. Укучыларыбыз анда сәхнәләштерелгән композиция күрсәттеләр. Әлеге чара  елгалар, чишмәләребез, урманнарның чисталыгын саклау зарурлыгын ачып күрсәтүгә багышланган иде. Кушлавыч авыл клубы, китапханәсе хезмәткәрләре әлеге мероприятиене бик тирән эчтәлекле итеп әзерләгәннәр, укучыларыбызның сәхнә композициясен дә тамашачылар бик җылы кабул итте. Һәм әлбәттә инде ахырдан истәлек фотосы...

Белгечләр белән очрашу    Бүген мәктәбебездә Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының хокук бозуларны булдырмау бүлегенең әйдәп баручы белгече Нигъматуллин Нил Камбил улы, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегеннән психологлар Шаесламова Миләүшә Фирдинант кызы Һәм Минзина Алисә укучылар белән "Бәлигъ булмаган балалар арасында хокук бозуларны булдырмау" дигән темага ачык әңгәмә үткәрделәр. Укучыларыбыз үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таба алдылар. Гомуми очрашудан соң укучы егетләр һәм кызлар белгечләр белән аерым да аралаша алдылар.

Габделфәт Габделәхәтович    Мәктәбебездә Россия Федерациясе Хәрби-һава көчләренең лаеклы ялдагы өлкән прапорщигы Галимҗанов Габделфәт Габделәхәт улы укучылар белән ачык дәрес үткәрде. Әлеге дәрес "Педагог на все времена" проекты кысаларында оештырылды. Габделфәт Габделәхәтович укучыларны дәрестә авиация өлкәсендә нинди эшчәнлек башкарылуы белән таныштырды, балаларда Туган илгә карата патриотик хисләр тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Укучылар тирән эчтәлекле презентация карап игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада