Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит

Мәктәп яңалыклары

warning: Creating default object from empty value in /home/qushlawi/public_html/modules/taxonomy/taxonomy.pages.inc on line 33.

Туфан Миңнуллин    Туфан Габдулла улы Миңнуллин (1935 елның 25 августы, Олы Мәрәтхуҗа — 2012 елның 2 мае, Казан) — күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче. ТР Дәүләт Шурасы депутаты, Дамир Сираҗиев премиясе, Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Казанның шәрәфле ватандашы. Татар драматургиясен, татар театрын ССРБ халыклары дәрәҗәсенә күтәргән классик драматург.

Арчада бал биюләре - 2017    Агымдагы атнада инде күркәм традициягә әйләнеп киткән "Арча, бал биюләре - 2017" узды. Әлеге бәйгегә һәр мәктәп укучысы зур әзерлек белән килгән, барысы да зур осталык белән XIX гасыр вальсын биеп күрсәттеләр. Барлык катнашучылар да, тамашачылар да үзләрен шул гасыр атмосферасындагы кебек хис итте. А.С.Пушкин язган шигырьләрне дәвам итү дә укучыларның интеллектуаль байлыкларын раслады. Безнең мәктәбебез данын якларга баручы укучыларыбыз "Иң мавыктыргыч бию" номинациясендә җиңүче булдылар. Афәрин аларга!..

    Фотомизгелләр түбәндәрәк.

Ачык ишекләр көне qushlawich.ru    "Казан тимер юл транспорты техникумы" чыгарылыш сыйныф укучыларын үзләренә укырга чакыра. Әлеге техникумга 9 яки 11нче сыйныфлар базасында кабул итәләр, моның белән бәйле рәвештә уку вакытлары төрлечә булачак. Уку йортына имтиханнарсыз, аттестат билгеләре буенча кабул итәләр. Уку чорында армия сафларында хезмәт итүдән кичектерелү каралган. Шулай ук "Казан тимер юл транспорты техникумы"ның рәсми хәбәр итүенчә укып бетерүчеләр 100% эш белән тәэмин ителәләр.

Филворд чишәбез    Мәктәбебездә татар, рус, инглиз телләре атналыгы дәвам итә һәм кичә укучылар кызыклы филвордлар чиштеләр. Филвордлар әкият геройларына багышланган, ләкин алар гади генә түгел. Укучыларга филвордларны дөрес чишәр өчен башта мәктәптә яшеренгән әкият геройларын табарга кирәк иде. Укучылар бик кызыксынып бу биремнәрне дөрес итеп эшләп килделәр. Һәр филворд та, әкият геройлары буенча биремнәр дә өч телдә эшләнгән иде. Инде атналык тәмамланып килә, бүгенгә яңа биремнәр...

Кушлавыч мәктәбендә телләр атналыгы    Мәктәбебездә агымдагы атна татар, рус, инглиз теле атналыгы диеп игълан ителде. Әлеге атналык кысаларында бүген командалар өч телдә кызыклы табышмаклар чиштеләр. Табышмаклар җиңелдән бирелмәде, әмма укучылар тырыша торгач 33 табышмакка җавап таптылар. Һәр команда дөрес җаваплары өчен җыйган фишкаларны үзләре ясаган "банкларга" салып куйдылар. Ярыш дәвам итә...

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада