Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит

Мәктәп яңалыклары

warning: Creating default object from empty value in /home/qushlawi/public_html/modules/taxonomy/taxonomy.pages.inc on line 33.

Яңа ел - 2016    Бүген мәктәбебездә бик матур яңа ел маскарады үткәрдек. Бәйрәм чарасын ачып мәктәп директорыбыз уку, иҗат, спорт алдынгыларына рәхмәт хатлары, грамоталар тапшырды. Аннан соң тамаша музыкаль-әкият белән дәвам итте. Кыш бабай, Кар кызы һәм Яңа ел да укучыларыбыз белән бергә ял иттеләр. Төрле күңелле уеннар, матур җыр биюләр бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде... Ахырдан Яңа ел лотереясы уйнатылды. Алда каникуллар! Бик яхшылап ял итеп, киләсе яртыеллыкка яхшы билгеләргә укырга көч туплап киләсе...

Очрашу    Бүген мәктәбебездә Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының әйдәп баручы специалисты Нигъматуллин Нил Камбил улы һәм Арча үзәк район хастаханәсенең психиатр-наркологы Әхмәтҗанов Рөстәм Әдһәм улы катнашуында укучылар белән түгәрәк өстәл узды. Алар укучыларга бүгенге көндәге яшьүсмерләр арасында тәртип бозу очраклары һәм наркомания афәте, алкоголь, тәмәке тартуның зыяны турында сөйләделәр. Укучылларның төрле проблемалы сорауларына төгәл җаваплар бирделәр.

М. Мәһдиев    Язучы һәм тәнкыйтьче, әдәбият галиме Мөхәммәт Мәһдиев 1930 елның 1 нче декабрендә Арча районы Гөберчәк авылында туган. Күп еллар Казан университетында эшләгән, ә 60 нчы елларда укыту эше белән беррәттән әдәби әсәрләр дә яза башлаган. Беренче әсәрләре басылып чыгуга ук, ул меңәрләгән укучыларының иң яраткан язучысына әверелгән. 13 декабрь көнне Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә "Икенче районара Мәһдиев укулары" узды. Әлеге чарада район мәгариф идарәсе җитәкчесе Дәүләтбаев З.М. һәм методист Мостафина Э.Г. катнашты. Сикертән мәктәбе коллективы М.Мәһдиев иҗатына багышлап мероприятие күрсәтте.

День Героев Отечества     2007 елның 26 январендә Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы “Ватан геройлары көне” исемле истәлекле дата кертергә тәкъдим итә, әлеге закон проектына РФ презеденты В.В.Путин 28 февральдә кул куя. Шул көннән башлап безнең илдә 9 нчы декабрь көнне әлеге истәлекле дата билгеләп үтелә.

ОГЭ    Бүген Арча шәһәре 2нче номерлы мәктәбе һәм 5нче номерлы гимназиясендә чыгарылыш 9нчы сыйныф укучылары өчен Төп Дәүләт Имтиханы (ОГЭ) форматында математикадан белемнәрне сынап карау имтиханнары уза. Безнең укучыларыбыз әлеге сынауны 2нче номерлы мәктәптә үтәләр. Әле 30нчы ноябрь көнне генә үз мәктәбебездә татар теленнән бердәм дәүләт тестына әзерлек йөзеннән сынап карау эшләрен башкарган иделәр. Әлеге чара да район күләмендә оештырылды. Укучыларны икенче укытучы алдында эшләргә күнектерү һәм нәтиҗәләрнең актуальрәк булуы максатыннан һәр мәктәп укытучысы билгеләнгән график буенча башка мәктәптә эшләде...

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада