Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит

Мәктәп яңалыклары

warning: Creating default object from empty value in /home/qushlawi/public_html/modules/taxonomy/taxonomy.pages.inc on line 33.

Әдәбият дәресендә   Татар театр сәнгатен Кәрим Тинчурин исеменнән башка күз алдына да китереп булмый. Егерменче-утызынчы елларда Кәрим Тинчуринның иҗаты чәчәк аткан чор. Бу вакытларда ул үзенең иң уңышлы драма әсәрләрен иҗат итә. Башлангыч чор иҗатында үзен комедия остасы итеп танытса, егерменче ел урталарында Кәрим Тинчурин иҗатында төп урынны музыкаль драмалар били. К. Тинчурин белән С. Сәйдәшев кебек ике зур талантның бердәм иҗаты нәтиҗәсендә “Зәңгәр шәл“, “Ил“, “Кандыр буе“, “Сүнгән йолдызлар“ исемле әсәрләр туа.

СМС дети        Мәктәбебездә әниләр көне уңаеннан 25нче ноябрьдә "СМС" балалар хәрәкәте "Сәламәт ана - сәламәт бала!" дип аталган акция үткәрде. Балалар сәламәт яшәү рәвешенә кагылышлы викторина уздырдылар. Әниләр белән бер көнлек контракт төзелде. Һәр әни, зыянлы гадәтләрне булдырмыйча, витаминнар белән генә тукланып, режимны үтәп, көнемне файдалы үткәрәм дип, контрактларга кул куйды. Катнашучы әниләрнең кулларына кояш, активлык, шатлык төсендә ленталар бәйләделәр, теләкләр язылган йөрәкләр өләштеләр. Соңыннан истәлекле фотога төштек.

Сәламәтлек темасына    “Сәламәтлекне саклау оешмасы билгеләгәнчә, сәламәтлек – ул авырмау гына түгел, ә тулы физик, рухи һәм социаль иминлек тә. Кешенең сәламәтлеге аның үзенә бәйле. Ләкин, сәламәтлекне саклау 100 % кешенең үзеннән генә торамы икән? 50-55 %ы - кешенең үзеннән, 15 %ы - врачлардан, 15 % ы- нәселдәнлек билгеләреннән, ә 15%ы - әйләнә – тирә факторлардан тора. Кеше сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш. Аңа ниләр керә соң? Беренчесе -оптималь хәрәкәтләнү. Безнең борынгы бабаларыбыз юкка гына “хәрәкәттә -бәрәкәт” димәгәннәр.

Глаголица-2016    "Бәйсез "Глаголица" әдәбият премиясе - 2016" тәмам! Быел бу премия халыкара дәрәҗәдә үткәрелде. Катнашучылар эшләре Рәсәйнең төрле төбәкләреннән генә түгел, Әрмәнстан, Белоруссия, Украинадан да килгән. Ике яшь категориясенә (10-13 һәм 14-17) 6 номинациядә барлыгы 801 эш кабул ителгән! Оештыручылар түбәндәге номинацияләрне тәкъдим иткәннәр иде: рус телендә проза, рус телендә поэзия, татар телендә проза, татар телендә поэзия, рус телендә эссеистика һәм француз, инглиз, немец, татар телләреннән рус теленә әдәби тәрҗемә...

"Тәмәке белән тартучы да яна". Тәрбия сәгатьләрендә    17 нче ноябрь - Халыкара тәмәкедән баш тарту көне. „Тирә-яктагы тәмәке төтене тәэсиреннән һәм тәмәке тартудан гражданнарның сәламәтлеген саклау турында”гы законны кабул итү нәтиҗәсендә „Реклама турында” гы федераль законга һәм Административ хокук бозулар турында”гы РФ кодексына кертелгән төзәтмәләр эшли. Әлеге төзәтмәләр җәмәгать урыннарында көйрәткән өчен штраф салуны һәм аны рекламалауны тыюны үз эченә ала...

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада