Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит

Мәктәп яңалыклары

warning: Creating default object from empty value in /home/qushlawi/public_html/modules/taxonomy/taxonomy.pages.inc on line 33.

Изгелек, игелеклелек көне    13 ноябрь - тарихта изгелек, игелеклелек көне буларак билгеләнеп үтелә. Әлеге уңайдан мәктәптә тәрбия сәгатьләре үткәрдек. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк-миһербан, игелек-изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер-хөрмәт, наз-игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек һәм башка матур төшенчәләрне дә үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул.

Сынау имтиханы    Бүген чыгарылыш сыйныф укучыларының белем дәрәҗәләрен, әзерлек торышын ачыклау максатыннан, 9нчы сыйныфлар рус теленнән сынап карау имтиханы үтте. 9нчы ноябрьдә алар математикадан, 8нче ноябрьдә татар теленнән дә белемнәрен тикшергәннәр иде. Әлеге сынау имтиханнарының нәтиҗәләре укучылар өчен дә укытучылар өчен дә санап кителгән фәннәр буенча кайсы өлкәләрдә даими һәм тырышыбрак эшләргә кирәклеген аерымачык күрсәтә. Мондый сынаулар алга таба да да планлаштырыла, ә иң беренче чиратта сайлап алу фәннәре...

Тәрбия сәгате    Начар гадәтләрне кисәтү - безнең иң төп бурычларыбызның берсе. Шул максаттан чыгып, мәктәбебездә "Зарарлы гадәтләргә - юк!" дигән тема астында тәрбия сәгате үтте. "Әгәр кешеләр үзләрен шәраб, аракы, тәмәке, әфьюн белән исертүдән, агулаудан туктасалар, моның тормышта уңай тәэсире искиткеч зур булыр иде" - дип язып калдырган Л.Н.Толстой да. Укучыларга тәмәке, спиртлы эчемлекләр һәм наркотикларның зарары турында тирәнтен аңлатылды. Буш вакытларын файдалы үткәрү турында киңәшләр бирелде. Ахырдан укучылар түгәрәк өстәл артында үзара фикер алыштылар.

Семинар    Бүген мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гыймадиева Гөлгенә Нурулловна Арча районы Иске Чүриле төп гомуми белем мәктәбе базасында рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен "Рус теле һәм әдәбияты дәресләрендә база дәрәҗәсе компетенцияләрен формалаштыру" темасына семинарда катнашты.

9 класс    Бүген чыгарылыш сыйныф укучыларының белем дәрәҗәләрен, әзерлек торышын ачыклау максатыннан, татар теленнән, Бердәм Республика тесты формасында сынау эшләре башкардылар. Имтиханга никадәр җаваплы карарга кирәклеге турында тагын бер кат инандылар. Алдагы көннәрдә дә беренче чиратта мәҗбүри имтихан фәннәре буенча сынау имтиханнары көтелә.

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада