Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит

Мәктәп яңалыклары

warning: Creating default object from empty value in /home/qushlawi/public_html/modules/taxonomy/taxonomy.pages.inc on line 33.

Әкияттә кунакта    ”Татнетны үстерү фонды”, ТР Арча муниципаль районы Башкарма комитеты, Арча районы Мәгариф идарәсе һәм Кушлавыч төп гомумбелем мәктәбе, Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йорты һәм Кушлавыч авыл клубы белән берлектә оештырылган Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган, кул эшләре сәнгатенең ”Әкияттә кунакта” Россиякүләм видео мастер-класслар бәйгесе тәмамланды. Конкурска бик матур эшләр тәкъдим ителде!

Илһам бәйгесе    Бүген Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты тарафыннан үткәрелә торган «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды. Безнең мәктәбебездән дә әлеге тантанада катнашучыбыз булды. Агымдагы, 2015-2016 уку елында Бәйге татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырылды.

Илһамият бәйгесе логотибы     9нчы апрель көнне Казан Дәүләт мәдәният институтында бөек шагыйребез Г.Тукайга һәм татар театрына нигез салучы Г.Кариевка 130 ел тулу уңаеннан укучылар һәм студентлар арасында, республикакүләм "Илһамият" сәнгатьле сөйләм бәйгесе узды. Бәйгедә катнашырга теләк белдереп йөздән артык гариза килгән булган һәм конкурсантлар институтның ике залын тутырып 4 номинациядә көч сынаштылар. Кайсы яшь номинациясендә булуга карамастан, укучылар үзләренең сәнгать дәрәҗәсен югары дәрәҗәдә күрсәтә алдылар.

Тыл ветераннарына ярдәм    Кызганычка каршы авылыбызда Бөек Ватан сугышы ветераннары инде калмады.  Шулай да коллективыбыз бу өлкәдә эшен дәвам итә. Кушлавыч мәктәбе укучылары тыл ветераны Гарипова Асия апада булдылар. Аның тормыш иптәше сугыш ветераны Минзариф ага инде вафат. Укучыларыбыз Асия апага йорт яннарын кардан арындырып бирделәр, ахырдан  инде әлбәттә истәлеккә фотога төштеләр.

Cәламәтлек иленә сәяхәт    7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шушы уңайдан мәктәбебезнең кечкенә сыйныф укучылары белән "Сәламәтлек иленә сәяхәт" дип исемләнгән тәрбия чарасы үтте. Бу чарада укучыларга таза-сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия булуы турында аңлатылды. Укучылар мультимедиа презентацияләр ярдәмендә бик кызыклы викторинада да үз белемнәрен сыный алдылар.

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада