Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит

Төрлесеннән

warning: Creating default object from empty value in /home/qushlawi/public_html/modules/taxonomy/taxonomy.pages.inc on line 33.

Кушлавычта Тукай кунаклары    Бүген Кушлавычта Г.Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан бер төркем язучы, шагыйрьләр, сәнгать әһелләре булып китте. Аларны Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов һәм Арча районы "Мәдәният бүлеге" башлыгы Рамил Мөхетдинов озатып йөрделәр. Рәзил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Рәмис Аймәт, Рифә Рахман һәм башка кунакларны үзебездә күрүгә бик шатландык. Аларны Тукаевларның музей-йортында Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе укучылары каршы алды, матур шигырьләр, җырлар бүләк иттеләр.

Кушлавычта "Акыл-баттл"    Бүген Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычта, шагыйрнең тууына 131 ел тулу уңаеннан "ТатАрча кичләре" проекты кысаларында үткән "Акыл-баттл" интеллектуаль уены булып узды. Әлеге бәйгедә Наласа, Түбән-Аты, Утар-Аты һәм Кушлавыч мәктәпләре укучылары үз белемнәрен сынадылар... Кунаклар башта Кушлавычтагы Тукаевларның музей-йортында кунак булдылар. Анда үз белемнәрен тагын да ныгыткач Кушлавыч авыл клубында бәйге башланып та китте.

Габдулла Тукай. qushlawich.ru    Хак Тәгалә әмере белән

    Җиргә Раушан йолдыз иңде,

    Бу сәгатьтә - Кушлавычта

    Дөньяга бер шагыйрь килде…

    Нәкъ 131 ел элек, шушы көндә авылыбызда Габдулла Тукай дөньяга килә... 27 ел гына яшәгән бөек шагыйрь, шушы кыска гына гомере эчендә никадәр күп мирас калдырган...

Арча аграр көллиятендә    Арча шәһәрендә урнашкан "Арча аграр профессиональ көллияте"нең 1нче номерлы филиалында ачык ишекләр көне булды. Көллият бу чарага бик ныклап әзерләнгән. Килгән кунакларга, көллият укучылары тарафыннан әзерләнгән, күргәзмә, укытучылар турында, көллияттә нинди профессияләр алып булуы турындагы бик эчтәлекле чыгышлары тәкъдим ителде. Соңыннан барлык кунакларны кайнар аш белән  дә сыйладылар. Мәктәбебезнең 9нчы сыйныф укучылары әлеге чарада актив катнаштылар һәм бик канәгать булдылар.

22 апрель    Кушлавыч авыл клубы бинасында яшьләр өчен "Китапханә төне" акциясе кысаларында Кушлавыч авыл клубы һәм Кушлавыч авыл китапханәсе, Тукаевларның музей-йорты берлегендә экология елы уңаеннан "Яңа караш" темасы астында интеллектуаль ток-шоу үткәрелде. Чара барышында катнашучы яшьләребез дөрестән дә экологик проблемаларны чишүгә, табигатебезгә сакчыл караш булдыруда үзләренең яңача карашлары булуын ачып күрсәттеләр. Экология ул безнең туган йортыбыз, табигатьне чиста тоту безнең төп бурычыбыз дигән нәтиҗә алгы планга куелды. 

 

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада